Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда атна ахырына кадәр аномаль җылы һава торышы булачак

Татарстанда атна ахырына кадәр аномаль җылы һава торышы булачак. Бу турыда ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.Соңгы көннәрдә республика территориясендә температура н...





Татарстанда атна ахырына кадәр аномаль җылы һава торышы булачак. Бу турыда ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
348




Соңгы көннәрдә республика территориясендә температура нормадан 10 градуска артык иде. Иртәгә, 26 февральдә, бүген төбәккә көньяк-көнбатыштан килгән циклон китәчәк. Аз гына суытачак.

27-28 февральдә Татарстанда һава торышын чираттагы көнбатыш циклоны һәм аның атмосфера фронтлары билгеләячәк. Яңгыр белән юеш кар явачак һәм көньяктан җил исәчәк. 27 февральдә урыны белән буран булуы ихтимал, дип хәбәр итә синоптиклар.




Пәнҗешәмбе төнендә һава температурасы -8 градуска кадәр төшәчәк, көндез һава температурасы -1...+ 4 градус булачак. Җомга һава температурасы нульгә якын булуы көтелә, ә көндез һава температурасы +1...+6 градуска кадәр җылыначак.




Метеорологлар фаразлары буенча, шимбә, 29 февральдә, республика территориясендә юеш кар һәм яңгыр көтелә. Һава температурасы -3...0 градус тәшкил итәчәк.




Якшәмбе көнне, язның беренче көнендә, төнлә -9 градус булачак. Көндез һава температурасы -3... 0 градуска кадәр булачак.




«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына хәбәр иткәнчә, Татарстанда барлык боз кичүләре дә ябылган.





Фото: татар-информ

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар