Татарстанда аэропортларга исем сайлауда ярымфинал җиңүчеләре аталды

Исемлектә хәзер алты исем калды.

 Татарстанда «Россиянең бөек исемнәре» конкурсының ярымфиналы җиңүчеләре аталды. Алар арасыннан ике исем белән «Казан» һәм «Бигеш» аэропортларын атаячаклар. Халык тавыш бирүе буенча исемлектә тугыз исемнән алтысы калды. Конкурс 5 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

«Казан» аэропорты аталырга мөмкин булган исемнәр: Габдулла Тукай (16,3 мең тавыш — 26,65%), Михаил Девятаев (14,2 мең — 23,19%) һәм Андрей Туполев (13,4 мең. — 21,97%).

«Бигеш» аэропорты өчен исемнәр: Николай Лемаев (4,8 мең — 21,2%), Дмитрий Менделеев (4 мең — 17,82%) һәм Владимир Бехтерев (3 мең — 13,14%).

Комментарий

  1. Бик кызык, Туполев, Менделеев, Бехтеров, Лемаев, бу шәхесләргә Рәсәйнең башка төбәкләрендә бирергә ярамыймы. Тукай узса ярый, әлегә тавыш бирмәгәннәр-аңа бирсеннәр иде.


Комментарий язарга