Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда 55 яшьлек ир-атны үгез сөзеп үтергән

Фаҗига 22 май көнне Арча районы Михайловка авылында килеп чыккан.Әлеге авылда яшәүче 55 яшьлек ир-ат күршеләренә көтүгә сыерлар чыгарышырга дип кергән. Аңа кадәр үгезне аерым урынга ябып куярга кирәк...

Фаҗига 22 май көнне Арча районы Михайловка авылында килеп чыккан.
Әлеге авылда яшәүче 55 яшьлек ир-ат күршеләренә көтүгә сыерлар чыгарышырга дип кергән. Аңа кадәр үгезне аерым урынга ябып куярга кирәк булган. Ир-ат хайванны шунда куып кертергә җыенганда, үгез көтмәгәндә аны җиргә егып таптый башлаган. Аннан соң мөгезләре белән күтәреп, коймага бәргән. Койманың берничә тактасы сынып, ир-ат барлыкка килгән ярыктан качырга өлгергән. Йорт хуҗабикәсе хайванны тынычландырган һәм ашыгыч ярдәм чакырткан.  Шулай да зыян күрүче алган яраларыннан һәлак булган. Әлеге гадәттән тыш хәлне тикшерү эше бара, дип хәбәр итә  Россия тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте.
 

Комментарийлар