«Безгә 3 июньдә республикада аналог телевидениесе эшләүдән туктаячак дип әйттеләр. Төбәк телеканалларына килгәндә, операторлар үз язмышын үзләре билгеләячәк», - диде ул.
Бүген Казанда Россиядә цифрлы телевидениегә күчү мәсьәләсенә багышланган киңәшмә уза. Фикер алышуда Федерация Советының Икътисади сәясәт комитеты рәисе Дмитрий Мезенцев һәм Россия цифрлы үсеш министры урынбасары Алексей Волин катнаша.
«Киңәшмәдә цифрлы телевидениегә күчүнең вакыты, социаль якланганлык, челтәрләрне көйләү, урнаштыруга бәйле мәсьәләләр күтәрелә. Бу җәһәттән сораулар бик күп: ничек тоташтырырга, нинди приставка, нинди антенна кирәк. Шунлыктан безнең июнь аена кадәр халыкка тиешле мәгълүмат бирү, барлык мәсьәләләрне җентекләп тикшерү бурычы тора», - дип искәртте Владимир Якимов.
Фото: архив/Султан Исхаков
Комментарийлар