Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда 11 укучыны белем бирү учреждениеләренә кабул итүдән баш тартканнар

1-31 июльдә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына 72 мөрәҗәгать булган, шул исәптән 13е коррупцион юнәлештә, дип хәбәр итә ведомствоның матб...

1-31 июльдә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына 72 мөрәҗәгать булган, шул исәптән 13е коррупцион юнәлештә, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
83137353
Гражданнар мөрәҗәгатьләренең төп темасы җитәкченең яки укытучының вазифаи вәкаләтләреннән үз файдасына куллану (5 очрак), закон бозу (22), акча җыю (13), балалар мәгариф учреждениеләренә чират (7), мәгариф учреждениеләренә кабул итүне кире кагу (11) кебек мәсьәләләрдән гыйбарәт.
Шулай ук белем бирү һәм алучылар арасында бәхәсле вазгыятьләр буенча алты һәм белем бирү сыйфаты буенча ике шикаять булган.
 
http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар