Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда 100 килолы балык тотканнар

Мамадыш районы Соколки авылында яшәүче ир 2,4 метр озынлыктагы 100 килолы җәен балыгы тоткан. Фото: mamadysh-rt.ruҖәеннең үзен күргәнче үк дулкыннар кузгалып, суда бүрәнкә хасил булды, дип cөйли балык...


Мамадыш районы Соколки авылында яшәүче ир 2,4 метр озынлыктагы 100 килолы җәен балыгы тоткан.



рыба(1) Фото: mamadysh-rt.ru
Җәеннең үзен күргәнче үк дулкыннар кузгалып, суда бүрәнкә хасил булды, дип cөйли балыкчы. Балыкны үз күзләре белән күрергә дип бөтен күрше-тирә җыелган.


Пустобаевлар гаиләсе бу зур җәенне килосын 150 сумнан сатып җибәргән. Балыкны Алабугадан килеп алганнар. Шулай итеп, бер балыктан 15 мең сум табыш алган әлеге гаилә. Бу хакта районның мәгълүмат чаралары хәбәр итә.
 

Комментарийлар