Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда 1 августтан 2019 елда эшләгән лаеклы ялдагы кешеләрнең пенсиясе артачак

Татарстанда 1 августтан 2019 елда эшләгән лаеклы ялдагы кешеләрнең пенсиясен арттырачаклар. Бу пенсионерның хезмәт хакы күләменә бәйле булачак. Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлегендә «Татар-информ...



Татарстанда 1 августтан 2019 елда эшләгән лаеклы ялдагы кешеләрнең пенсиясен арттырачаклар. Бу пенсионерның хезмәт хакы күләменә бәйле булачак. Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлегендә «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерделәр.





«Традицион индексациядән (ул вакытта пенсия күләме фиксацияләнгән коэффициентка кадәр арта) аермалы буларак, августта пенсияләрне яңадан исәпләү пенсионерның хезмәт хакы күләменә бәйле: ул никадәр югары булса, пенсиягә өстәлгән акчаның күләме дә шулкадәр зуррак булачак», - дип искәрттеләр ведомствода.




Иминият пенсияләрен яңадан исәпләү 285,3 меңнән артык татарстанлыга кагылачак. Әлеге максатларга Пенсия фонды бюджетында 55 миллион сумга якын акча каралган.


 
https://tatar-inform.tatar/news/society/28-07-2020/tatarstanda-1-avgusttan-2019-elda-eshl-g-n-laekly-yaldagy-keshel-rne-pensiyase-artachak-5759664

Комментарийлар