Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан Язучылар берлеге Халыкара шигърият көне уңаеннан флешмоб уздыра

2022 елның 21 мартында Татарстан Язучылар берлеге Халыкара шигърият көне уңаеннан шигъри флешмоб уздыра.ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Язучылар берлегенең аккаунтларында шагыйрьлә...

2022 елның 21 мартында Татарстан Язучылар берлеге Халыкара шигърият көне уңаеннан шигъри флешмоб уздыра.
ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Язучылар берлегенең аккаунтларында шагыйрьләр-язучылар үзләренең шигырьләрен укый. Флешмоб көн дәвамында барачак.
Флешмобка теләгән һәркем кушыла ала. Моның өчен, #халыкара шигърияткөне хештегы белән шигырь укыган видео урнаштырырга кирәк. Барлык шигърият сөючеләрне катнашырга чакырабыз.
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/18-03-2022/tatarstan-yazuchylar-berlege-halykara-shig-riyat-k-ne-u-aennan-fleshmob-uzdyra

Комментарийлар