Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан Хөкүмәте изоляция вакытында махсус рөхсәт алу тәртибен раслады

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үз-үзеңне изоляцияләү чорында татарстанлыларга хәрәкәт итү хокукын бирә торган махсус рөхсәтләр алу тәртибен гамәлгә кертә торган карарга кул куйды.Гражданин...



Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үз-үзеңне изоляцияләү чорында татарстанлыларга хәрәкәт итү хокукын бирә торган махсус рөхсәтләр алу тәртибен гамәлгә кертә торган карарга кул куйды.



Гражданин 2590 номерына SMS-хәбәр җибәрә (SMS бушлай). Анда түбәндәге текст булырга тиеш: теркәлү адресы#фамилия, исем, отчество#паспорт сериясе һәм номеры#адрес, фактик яшәү урыны#шәхси мәгълүматны эшкәртүгә рөхсәт бирү (мәсәлән, РЕГИСТРАЦИЯ#Иванов Иван Иванович#92199632506#Казань Нигматуллина 5 квартира 9#Согласен(а) на обработку персональных данных).

 Җавапка уникаль теркәү коды белән SMS-хәбәр килә.




Аннары янәдән 2590 номерына, өйдән чыгуның максатын күрсәтеп, SMS-хәбәр җибәрергә кирәк.




Судка бару, балигъ булмаган баланы белем бирү оешмасына илтү, медицина яки ветеринария оешмасына бару, туганын җирләүдә катнашу, паспорт алу яки яңадан торгызу өчен рөхсәт алырга мөмкин. Моннан тыш, рөхсәтне дачага бару, почта һәм кредит оешмаларына бару өчен алырга мөмкин. Шулай ук рөхсәтне авыру туганнарына дару, азык-төлек һәм беренче чиратта кирәк булган әйберләр илтү яки аларга ярдәм күрсәтү өчен рәсмиләштерергә мөмкин.




Гражданин уникаль рөхсәт коды белән җавап SMS-хәбәр алса, хәрәкәт рөхсәт ителгән дип санала.




Әгәр сәламәтлеккә куркыныч янаган очракта ашыгыч медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткәндә, шулай ук азык-төлек сатып алырга кибеткә чыкканда, йорт хайваннарын урамда йөрткәндә, чүп түгәргә чыкканда, рөхсәт алырга кирәкми.




 




9















Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар