Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан үрнәк төбәкләр рәтендә

Медицина хезмәте күрсәтүне өйрәнүче бәйсез "Здоровье" фонды экспертлары җиткерүенчә, Россиянең күп кенә төбәкләре 2015 елда, узган елдагы кебек үк Президентның йөкләмәсен үтәмәүләре ачыкланган.Сүз, тө...


Медицина хезмәте күрсәтүне өйрәнүче бәйсез "Здоровье" фонды экспертлары җиткерүенчә, Россиянең күп кенә төбәкләре 2015 елда, узган елдагы кебек үк Президентның йөкләмәсен үтәмәүләре ачыкланган.



Сүз, төбәкләрдә сәламәтлек саклауның сыйфаты турында мәгълүмат бирүче медицина оешмаларының еллык рейтингын бастырып чыгару турында бара. Владимир Путин тарафыннан әлеге йөкләмә 2011 елда ук бирелгән иде. Шуңа нигезләнеп, төбәкләрдәге медицина оешмалары, хастаханәләрнең рейтинг системасы формалашырга һәм җирле башкарма хакимият сайтында урын алырга тиеш.


– Без чираттагы тапкыр төбәк сәламәтлек саклау идарәләренең сайтларына күзәтү ясадык, – дип белдергән "Здоровье" фонды директоры Эдуард Гаврилов. – Узган елның маенда ачыкланган проблемалар һаман да тәртипкә салынмаган. Быел 85 төбәкнең 25 е генә рейтингны булдырган.


Уңай мисаллар рәтендә Фонд экспертлары тарафыннан Әстерхан һәм Калининград өлкәләре, Удмуртия һәм Татарстан Республикаларының эшчәнлеге китерелә. Аларның рейтингы яхшы уйланылган һәм кулланучылар өчен җиңел файдаланырлык, диелә.



 
Интертат.

Комментарийлар