Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан студентларының стипендияләрен арттырырга җыеналар

Татарстан вузлары студентларына яңа уку елында республика бюджетыннан бүленеп бирелә торган стипендия күләмен арттырачаклар. Бу хакта ТР премьер-министры Алексей Песошинга сылтама белән "РБК-Татарстан...

Татарстан вузлары студентларына яңа уку елында республика бюджетыннан бүленеп бирелә торган стипендия күләмен арттырачаклар. Бу хакта ТР премьер-министры Алексей Песошинга сылтама белән "РБК-Татарстан" яза.
2019 елның 1 сентябреннән стипендияләр уртача 43 процентка артачак. Аспирантлар, ординатор һәм ассистент-стажерларга - 99  сумга, ә академик һәм социаль стипендияләр 72 сумга күбрәк түләнәчәк. Техникум студентлары стипендиясенә 26 сум, махсус урта белем бирү йорты укучыларына 19 сум өстәләчәк. Ә иң бәхетлеләре - фәнни тикшеренүләр өлкәсендәге дәүләт учреждениеләре аспирантлары: аларның стипендиясе 268 сумга арта.
Шул ук вакытта 2019 елның 1 гыйнварыннан югары һәм махсус урта белем бирү йортлары ашханәләрендә төшке аш бәясе артачак - көндезге туклану көненә 55,96 тиенне тәшкил итәчәк.
Фото: https://pixabay.com
 

Комментарийлар