Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан синоптиклары суыклар һәм юеш карлы яңгырлар турында кисәтә

Татарстан синоптиклары фаразына караганда, республика территориясенә суыклар юеш карлы яңгырлар алып киләчәк.Бүген, 15 октябрьдә, төбәктә чагыштырмача җылы һава торышы саклана. 16 октябрьдә явым-төшем...

Татарстан синоптиклары фаразына караганда, республика территориясенә суыклар юеш карлы яңгырлар алып киләчәк.
Татарстан синоптиклары суыклар һәм юеш карлы яңгырлар турында кисәтә
Бүген, 15 октябрьдә, төбәктә чагыштырмача җылы һава торышы саклана. 16 октябрьдә явым-төшем булырга мөмкин. Тик көндезге антициклон килү белән яңгырлар тукталачак, көндез һава температурасы 4 тән 9 градуска кадәр җылы булачак.
Киләсе ике көндә, 17 һәм 18 октябрьдә, яңгыр явачак. 17 октябрьдә төнлә һәм иртән урыны белән юеш кар көтелә. Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары 0 градуска кадәр төшәчәк, көндез +4...+10 градуска кадәр җылыначак.
Шимбә көнне, 19 октябрьдә, Татарстанда һава торышы салкын, әмма явым-төшемсез булыр дип көтелә, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Фото: архив татар-информ

https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/14/195320/

Комментарийлар