Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан синоптиклары көчле җил, яшенле яңгыр һәм боз хакында кисәтә

Иртәгә, 15 июльдә, Татарстанда һава шартларының бозылуы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.Төнлә республикада урыны белән яңгыр явачак. Төнлә һәм кө...



Иртәгә, 15 июльдә, Татарстанда һава шартларының бозылуы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.



6af96fec46511027ca093ece%5b1%5d%5b1%5d%5b1%5dТөнлә республикада урыны белән яңгыр явачак. Төнлә һәм көндез яшенле яңгыр, урыны белән боз явуы ихтимал.


Җилнең тизлеге көчәйгәндә секундына – 15-20, төнлә исә яшен вакытында 23 метрга кадәр җитүе көтелә.




Казанда төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә урыны белән яшенле яңгыр явачак, көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк.




Республика территориясендә аномаль эссе һава торышы саклана. Шуның аркасында Татарстан шторм кисәтүе игълан ителде.


 
Фото: «Татар-информ» архивыннан

https://tatar-inform.tatar/news/society/14-07-2020/tatarstan-sinoptiklary-k-chle-il-yashenle-ya-gyr-m-boz-hakynda-kis-t-5756551

Комментарийлар