Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Идел Болгарстанында Ислам дине рәсми кабул ителгән көне уңаеннан мөрәҗәгате

Татарстанда Идел буе Болгары дәүләтенең Ислам динен кабул итүе көне 922 елның 21 мае дип исәпләнә. Әлеге гамәл татар халкының язмышында гына кискен борылыш булып калмыйча, бөтен Евразия киңлегендәге т...

Татарстанда Идел буе Болгары дәүләтенең Ислам динен кабул итүе көне 922 елның 21 мае дип исәпләнә. Әлеге гамәл татар халкының язмышында гына кискен борылыш булып калмыйча, бөтен Евразия киңлегендәге тарихи вакыйгаларның барышына да көчле тәэсир ясап калдыра.
Шушы уңайдан Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов мөрәҗәгате
minnixanov

Кадерле татарстанлылар!


Хөрмәтле ватандашлар!


         Сезне республикабыз, татар халкы өчен зур әһәмиятле, истәлекле вакыйга – Идел Болгарстанының Ислам динен рәсми кабул иткән көне уңаеннан котлыйм.
Урта Идел буенда ислам тугызынчы гасырның икенче яртысында ук тарала башлый, мондагы рухи җирлектә тамыр җәя.  922 елда Алмыш илтәбәр җитәкчелегендәге болгарлар аны, Багдад хәлифе әл-Моктадир илчелегенең турыдан-туры катнашы белән, дәүләт дине буларак кабул итә. Бу хәл халкыбызның үсеш юлын сайлавына, дәүләтчелеге һәм милли аңы формалашуга гаять җитди йогынты ясый.
Ул шанлы чорлардан унбер гасырга якын вакыт узгач, Татарстан АССР төзелгәнгә 100 ел тулу бәйрәм ителә торган елда, без барыбыз да Аллаһ Тәгаләгә ихластан күңел баглап, мөселман дөньясының бөек казанышлары белән бәйләнешебезне тоюдан һәм борынгы бабаларыбызның игелекле гамәлләреннән горурлык хисләре кичереп, шул олуг вакыйгаларны хәтердә яңартабыз, туган республикабыз – Татарстанның һәм бөек Россиянең иминлегенә дога кылабыз, күренекле дин галимнәре һәм  дин эшлеклеләренең кыйммәтле мирасы белән танышабыз.
Яңарыш кичергән Болгарның нәкъ үзәгендә гаҗәеп матур  Ак Мәчет төзелде, мөселман дин белеме бирү өлкәсендә күренекле уку йорты буларак көннән-көн таныла барган Болгар ислам академиясе ачылды. Болар тарихи гаделлекне торгызу, шуның белән бергә Хәнәфи мәзһәбе традицияләрендә киләчәк үсешебезнең, милләтара һәм динара татулыкның нигезен тагын да ныгыту юнәлешендә мөһим адым булды.
Эпидемия белән бәйле вазгыять яхшырганнан соң татарстанлылар, шулай ук күп кенә ватандашларыбыз Бөек Болгарның борынгы ташлары шаһит булган данлы үткәнебезгә тирән ихтирам белдереп, бабаларыбыз истәлеген тантаналы төстә яд итә алыр дип ышанам.
Һәрберебез бу бәйрәмне ихлас дога, изге эшләр белән каршы алсын!
Сезгә чын күңелдән тынычлык, муллык, бәхет телим. Аллаһ берәүне дә рәхмәтеннән ташламасын!
 

Фото: https://twitter.com/

 

Комментарийлар