Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан Президенты чаңгычы Марта Зәйнуллинаны Пхенчханда Паралимпия уеннарында уңышлы чыгышы белән котлады

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чаңгычы Марта Зәйнуллина адресына котлау телеграммасы юллады, чаңгычы Пхенчханда Паралимпия уеннарында көмеш һәм бронза медальләр яулады. «Хөрм...

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чаңгычы Марта Зәйнуллина адресына котлау телеграммасы юллады, чаңгычы Пхенчханда Паралимпия уеннарында көмеш һәм бронза медальләр яулады.
6267c94f853b90fd34b9f05a09361b44
 
«Хөрмәтле Марта Альфредовна! Татарстан Республикасы халкы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне Пхенчханда XII кышкы Паралимпия уеннарында көмеш һәм бронза медальләр яулавыгыз белән котлыйм.
Сезнең рух көчегез, җиңүгә омтылышыгыз, спортта гаять зур осталыгыгыз тирән ихтирамга лаек. Бу – максатка омтылучанлыкның һәм хезмәт сөючәнлек илһамландырырлык үрнәге, һәм болар барысы да киләчәктә Сезгә яңа үрләр яуларга ярдәм итәр, дип ышанам.
Сезнең әзерлеккә күп көч, энергия түккән, тырышлык куйган тренерларыгыз Фәридә Идрис кызы Сафиуллинага һәм Ирина Васильевна Поляковага рәхмәтләремне җиткерәм. Без, татарстанлылар, Сезнең белән горурланабыз һәм Сезгә сокланабыз, Сезгә яңа зур җиңүләр, күңел күтәренкелеге, бәхет телим. Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов».
 
ТР президенты матбугат хезмәте.

Комментарийлар