Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан пенсионерларын «Интернетка рәхмәт» конкурсында катнашырга чакыралар

Өлкән яшьтәге татарстанлыларны компьютер грамоталылыгы буенча «Интернетка рәхмәт-2020» дигән VI Бөтенроссия шәхси казанышлары конкурсында катнашырга чакыралар. Бүгенге көндә республиканың 43 кешесе IT...



Өлкән яшьтәге татарстанлыларны компьютер грамоталылыгы буенча «Интернетка рәхмәт-2020» дигән VI Бөтенроссия шәхси казанышлары конкурсында катнашырга чакыралар. Бүгенге көндә республиканың 43 кешесе IT-өлкәдәге уңышлары белән уртаклашты инде, дип хәбәр итә ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте.


mzh_5486


Конкурска Россия Федерациясенең 48 субъектыннан эшләр килде, иң күп гаризалар Татарстан Республикасыннан, Воронеж, Мәскәү, Сахалин, Төмән, Кемерово өлкәләреннән килде.




Катнашучыларның уртача яше — 63 яшь, ә иң өлкән катнашучыларга — 85.




Конкурста компьютерда һәм интернетта эшләргә өйрәнгән пенсия алды һәм пенсия яшендәге гражданнар катнаша ала. 14 октябрьгә кадәр конкурс сайтында (https://azbukainterneta.ru/konkurs/zayavka) катнашуга гариза тутырырга кирәк. Биш номинациянең берсе буенча инша язырга мөмкин: «gosuslugi.ru порталы — минем тәҗрибәм», «Минем интернет-казанышларым», «Минем иҗтимагый интернет-инициатива», «Минем интернет Әлифбам» һәм «Мин — интернет йолдызы». Шулай ук конкурсант ике фотография — портрет һәм конкурс материалын дәлилләүче фото беркетергә тиеш.




Нәтиҗәләр декабрь аенда ясалачак.


 
Фото: Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar/news/society/28-07-2020/tatarstan-pensionerlaryn-internetka-r-hm-t-konkursynda-katnashyrga-chakyralar-5759601

Комментарийлар