Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы балалар бакчаларында ясле урыннары булдырачак

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы балалар бакчаларында ясле урыннары булдыру буенча программа әзерли. Фото: gossov.tatarstan.ruӘлеге программа өчен 2018—2019 елларга федераль бюджеттан 500 әр млн...

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы балалар бакчаларында ясле урыннары булдыру буенча программа әзерли.
0120 Фото: gossov.tatarstan.ru
Әлеге программа өчен 2018—2019 елларга федераль бюджеттан 500 әр млн сум акча бүленгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитет утырышында Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима әйтте.
“Хәзерге вакытта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы профильле министрлыклар белән бергә ясле төркемнәре урыннары булдыру буенча программа эшли. Федераль Хөкүмәт тарафыннан өч яшькә кадәрге балалар өчен шундый төркемнәр булдыру бурычы куелды. Әлеге программа өчен 2018—2019 елларга федераль бюджеттан һәр елга 500 әр млн сум акча бүленгән” , – диде докладчы.
Лариса Сулима шулай ук 2013–2017 елларда Татарстанда 30 меңнән артык мәктәпкәчә өстәмә урын булдырылуын, 158 яңа балалар бакчасы төзелүен җиткерде. “Соңгы елда гына да мәктәпкәчә оешма өчен 56 бина төзекләндерелде. Балалар бакчаларында өстәмә 86 төркем булдырылды. Бу максаттан республика бюджетыннан 10 млрд сумнан артык акча бүленде. 3 млрд сум федераль бюджет акчасы җәлеп ителде, – дип сөйләде ул.
Министр урынбасары 2016–2017 елларда республикада 880 урынга җиде балалар бакчасы сафка басуын әйтте. Аларның өчесе Казанда, калганнары Буада, Кукмарада, Биектауда, Арчада. Моннан тыш, эшләп килүче бакчаларда 645 өстәмә урын булдырылган.
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар