Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан мәчете Россия президенты грантын отты

Лаеш районы Татар Сараланы авылы мәчете 300 мең сумлык президент грантын отты.Россиякүләм грантлар конкурсына мәчет "Үткәннең баскычлары" проектын тәкъдим итте. Анда Татар Сараланы авылында яшәүчеләр...

Лаеш районы Татар Сараланы авылы мәчете 300 мең сумлык президент грантын отты.



Россиякүләм грантлар конкурсына мәчет "Үткәннең баскычлары" проектын тәкъдим итте. Анда Татар Сараланы авылында яшәүчеләр язмышы аша район үсеше турында сөйләнә.


Проект кысаларында белгечләр су басуга дучар булган авыл тарихларына багышланган күргәзмәләр оештыра, шул авылларда яшәгән кешеләр документларына нигезләнеп эшләнгән "Монда минем Ватаным башлангычы..." буклетын бастырып чыгара. Шулай ук, Лаеш, Державино, Чирпы, Атабай, Татар Сараланы, Ташкирмән һәм Курманак торак пунктлары буенча виртуаль экскурция маршруты төзеләчәк. Әлеге проект шулай ук Куйбышев сусаклагычы оешу белән бәйле рәвештә юкка чыккан авыл тарихларын өйрәнүне дә күз алдында тота.



 

Комментарийлар