Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан лаек булган Ага Хан халыкара премиясе почта маркасында сурәтләнәчәк

12 сентябрьдә почта әйләнешенә Ага Хан халыкара премиясенә багышланган 150 мең данә марка чыгачак. Бу хакта почта түләүләре билгеләренең рәсми нәшрият компаниясе хәбәр итә.«Татар-информ» элек хәбәр ит...

12 сентябрьдә почта әйләнешенә Ага Хан халыкара премиясенә багышланган 150 мең данә марка чыгачак. Бу хакта почта түләүләре билгеләренең рәсми нәшрият компаниясе хәбәр итә.
«Татар-информ» элек хәбәр иткәнчә, 1977 елда Галиҗәнаб Ага Хан IV нигез салган архитектура өлкәсендәге бүләк, быел 20 проект финалистына тапшырылды. Лаек булучылар арасында иҗтимагый киңлекләрне үстерү масштаблы программасы белән Татарстан да бар.
Премиягә багышланган почта маркасында Ага Хан премиясе логотибы Казан Кремле фонында сурәтләнгән.
Өч ел саен премияләргә мөселман халкының шактый өлеше яшәгән заманча җәмгыятьтә аларның ихтыяҗларын һәм мәсьәләләрен актуаль рәвештә чишеп килгән проектлар лаек була. Жюри дизайн, социаль төзелеш, иҗтимагый киңлекләрнең үсеше, тарихи мирасны саклау, әйләнә-тирә мохитне яхшырту өлкәсендәге казанышларны хуплый.
Ага Хан халыкара премиясе җиңүчеләрен бүләкләү сентябрь аенда Казан Кремлендә узачак.
Әйләнешкә керәчәк премия логотибы почта маркасы өчен махсус конверт та бастырылачак. Шулай ук Мәскәү, Казан һәм Болгар өчен махсус штемпель чыгарылачак. Марканың рәссам- дизайнеры Хания Бәдретдинова.


https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/10/193299/

Комментарийлар