Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан бакчачыларын "Бакча" бәйрәмендә катнашырга чакыралар

15 сентябрьдә, ягъни киләсе шимбәдә, “Казан” агросәнәгать паркы территориясендә Татарстан Республикасы бакчачыларының «Бакча» бәйрәме узачак. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы рәсми сайтынд...

15 сентябрьдә, ягъни киләсе шимбәдә, “Казан” агросәнәгать паркы территориясендә Татарстан Республикасы бакчачыларының «Бакча» бәйрәме узачак. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Добрый фермер3
Фестиваль программасында:
- Татарстан Республикасының коммерциягә карамаган әйдәп баручы бакчачылык ширкәтләре (СНТ) продукциясе күргәзмәсе;
- бакчачылык клубларыннан лекторияләр һәм мастер-класслар;
- бакча кирәк-яраклары, техникасы һәм үсентеләр ярминкәсе;
- күңел ачу программасы һ.б.лар.
Чара Татарстан Республикасында бакчачылыкны һәм яшелчәчелекне популярлаштыру, бакчачыны актив, хезмәт сөючән, сәламәт тормыш рәвешен алып бара торган күркәм кеше итеп күрсәтү өчен уздырыла.
"Бакча" фестивале 15 сентябрьдә 09.00 сәгатьтә “Казан” агросәнәгать паркы территориясеендә башлана.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/13/171456/

Комментарийлар