Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан аэропорты БДБ илләре арасында иң яхшысы дип табылган

Бигеш аэропорты дәрәҗәле конкурста җиңү яулады. Мәскәүдә ел саен уздырылучы “БДБ илләре арасында иң яхшы аэропорт” конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды. Анда Татарстанның “Бигеш” халыкара аэропорты җи...

Бигеш аэропорты дәрәҗәле конкурста җиңү яулады.
bigesh
Мәскәүдә ел саен уздырылучы “БДБ илләре арасында иң яхшы аэропорт” конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды. Анда Татарстанның “Бигеш” халыкара аэропорты җиңү яулады. Конкурсны Россиянең иң дәрәҗәле авиация оешмасы – “Аэропорт” гражданнар авиациясе ассоциациясе оештыра. Җиңүчеләрне составында транспорт тармагында танылган белгечләр булган жюри билгели.
“Бигеш” аэропорты “БДБ илләреннән катнашучылар арасында иң яхшы аэропорт” номинациясендә 2017 елгы эш нәтиҗәләре буенча 1 миллионга кадәр пассажирны йөртү күләме белән җиңүгә иреште.

Комментарийлар