Логотип «Мәйдан» журналы

Татарларым!..

(Оран-поэма)Сезгә дәшәм, газиз татарларым,Алтыннарым минем, талантларым!Татарларым, сезне мактый-мактый,Карлыгыплар бетә тамакларым...Татарларым – алыпсатарларым,Татарларым – укымышлыларым,Татарларым...

(Оран-поэма)
Сезгә дәшәм, газиз татарларым,
Алтыннарым минем, талантларым!
den_pamjati_kazan-2011
Татарларым, сезне мактый-мактый,
Карлыгыплар бетә тамакларым...
Татарларым – алыпсатарларым,
Татарларым – укымышлыларым,
Татарларым – бал кортлары кебек,
Эш атлары кебек тырышларым.
Татарларым минем, тапкырларым,
Чакматашлар кебек чыдамнарым!
Кемнәр соң әле без? Күпме соң без?
Мин очына әле чыгалмадым...
Күпме санасаң да, актарсаң да
Татарымның милли катламнарын,
Санап кына бетерерлек түгел
Бу дөньяның бөтен татарларын.
Күпме кавем бергә береккәнбез,
Бөтен дөньясына танылганбыз,
Тарих дигән биек йолдызлыкта
Бөек татар булып кабынганбыз!..
* * *
И борынгы күчмә татарларым,
Төрлеләрдән-төрле төркиләрем.
Тыңлыйм да мин елыйм татарымның
Төркиләрдән килгән җыр-көйләрен...
Уклы чорлар, туплы чорлар кичкән,
Утлы чорлар кичкән татарларым,
Евразия далалары буйлап
Бүгенгегә күчкән татарларым!
Скиф та без, татар-монгол да без,
Сармат та без, угыз, хәзәр дә без...
Кемнәр генә булыр идек хәзер,
Бер ырулы булсак әгәр дә без?!
Без кыпчакларның да, сөннәрнең дә,
Без нугайларның да дәвамнары:
Шул чорлардан килә татарларның
Патшалары һәм дә гавамнары...
Болгарлардан, Алтын Урдалардан,
Ханлыклардан калган татарларым;
Заманында Парижларны алган,
Берлиннарны алган татарларым!
Бу тарихта күпме җимерелгән
Патшалыклар, илләр, каганатлар...
Ә халыклар калган. Чаба һаман
Шул чорлардан безгә калган атлар.
Үзгәрешләр һәм әверелешләр...
Мең төрлегә тарих әверелә.
Теләсәк тә, хәзер кайтып булмас
Бабайларның бөек дәверенә.
* * *
Безне алда ниләр генә көтә?!
Белә алмабыз шул, теләсәк тә...
Без яшибез бүген! Татар килеш
Без яшәргә тиеш киләчәктә!
Татар юлы ул – гасырлар юлы,
Татар юлы озын һәм катлаулы.
Татар юлы такыр булмаса да,
Ул мең тапкыр изге һәм мактаулы!
Ул юлларга гөлләр сибелмәгән,
Без үзебез сибик ул гөлләрне.
Татар юлы киләчәккә бара,
Без күрербез микән ул көннәрне?..
Кем генә юк татар арасында?!
Нинди уйлар татар баласында?
Татар юлын кемнәр ярып барыр?
Кемнәр калыр татар арбасында?
Безнең башка барыр юлыбыз юк...
Юлыбыздан язмыйк, татарларым!
Ходай безгә шушы юлны язган,
Юлдан язу – язык, татарларым!..
Мең сынаган язмыш, мең санаган
Мең алтынга торыр татарларын!
Бөек халык кына ерып бара
Гасырларның тарих кантарларын..
* * *
Сугышта да, тыныч тормышта да
Батырлыклар кылган татарларым;
Башка дәүләтләрнең мәртәбәле
Шәхесләре булган татарларым!
Тик яшәмик башка милләтләрнең
Хезмәтчеләре һәм колы булып!
Яшик әле үз милләтебезнең
Газиз кызы, газиз улы булып!
Башкаларга хезмәт итү ярый,
Онытмасаң әгәр үз-үзеңне,
Онытмасаң әгәр үз халкыңны,
Югалтмасаң әгәр үз йөзеңне...
Сезне кайчак мин аңлый да алмыйм,
Серледән дә серле татарларым!
Затлыдан да затлы, асылдан да асыл,
Төрледән дә төрле татарларым...
Заманында урыс патшасына
Барып башын орган татарларым...
Татарлыкларын бик күптән инде
Хәтерләми торган татарларым,
Сездә дә бит ага татар каны,
Сез дә безнең татар кавеменнән...
Аһ, тарихта күпме татарыбыз
Башка халыкларга әверелгән?!
Исемнәрен татар тарихына
Алтын белән язган татарларым;
Иманыннан һәм диненнән язган,
Һәм теленнән язган татарларым...
Сез дә безнең үзебезнең татар,
Динсезләрем, туган телсезләрем!
Кемнәр генә булсагыз да, сезгә,
Сезгә генә минем гөл-сүзләрем...
* * *
Бәхет эзләп дөнья читләренә
Барып чыккан сәйяр татарларым.
Кая гына барып егылса да,
Торып баскан гаярь татарларым!
Теләгәннәр күрер: бер күз салсаң,
Бер борылып баксаң үткәннәргә,
Татар фәкать игелеккә дәшкән,
Гыйлем нуры чәчкән бүтәннәргә.
Кылыч тотып түгел, китап тотып,
Килгән безнең татар күршесенә...
Кайда да бер кояш һәм бер караш,
Кайда да эш – татар кешесенә.
Татар булган җирдә хәтәр дә бар!
Татар шулай, әйдә, хәтәр булсын.
Без хәтерсез түгел, татарларым!
Татар барда һәрчак хәтер булсын!..
Онытмагыз татарлыгыгызны,
Иң түрдәге түрә татарларым, –
Ходай бит ул барысын да белә,
Барысын да күрә, татарларым!
Милләтне дә сез тотарга тиеш,
Дөнья тоткан и бай татарларым!
Күрмәмешкә салышмагыз, зинһар,
Бу дөньяның гидай татарларын...
 
Ахырын журналның ноябрь (№11, 2016) саныннан укый аласыз.
 

Комментарийлар