Этнографик коллекция музей фондында зур урын алып тора. Аның нигезен Казанда 1890 елда узган фәнни-сәнәгать күргәзмә материаллары һәм А.Ф. Лихачев коллекциясе тәшкил итә.Бүгенге көндә музей Идел һәм Урал буе халыклары – татар, урыс, чуваш, мари, мордва, удмурт һәм башка халыкларны чагылдырган мәдәни һәйкәлләрнең иң зур коллекциясен туплый.
Татар этнографик коллекциясе беренчеләрдән булып Казан татарларының мәдәниятен берләштерә. Алар арасында – өс киеме, аяк киеме, башлыклар, бизәнгечләр, җиһаз әйберләр тора. Алар XVIII йөз ахыры – XIX гасыр башы белән бәйле, шулай да күп өлеше XX гасырга карый. Татар халкына караган берничә чигү ысулы бар: алтынлап чигелгән әйберләр, зәркән эшләнмәләре, татар милли мозаик күн эшләнмәләр. Күн мозаик техникасы белән эшләнгән әйберләр бик кызыклы. Бизәкле күн читекләрне тегү – Казан татарларының иң борынгы һөнәрләренең берсе. Итек тегү, күн мозаика осталыгы орнамент һәм ясау техникасының үзенчәлеге белән аерыла. Татар милли аяк киеме бүгенге көнгә кадәр үзенә хас булган төсләр төрлелеге, үзенчәлекле бизәкләү һәм тегү ысулларын саклый.

IMG_1380     IMG_1413
Татар коллекциясенең зур өлешен тукылган әйберләр алып тора. Тукымалар туку Идел-Урал төбәгендә киң тарала. Шулай ук бизәкле туку кызыклы. Алача тукымадан Казан татарлары өйләрендә ашъяулыклар, тастымаллар теккәннәр, ә керәшеннәр аны өс киемнәре тегү өчен кулланган. Әлеге тукыма музей фондларында күрсәтелгән. Аның бизәкләре төрле киңлектәге тукыма кисәкләренең буй-буй алышынып килүе яки шакмак итеп урнаштырылуыннан барлыкка килгән.
Тукудагы чүпләм техникасы төбәккә күчеп утырган урыслар белән бергә килә. Чүпләм бизәк белән сөлге, ашъяулыклар гына түгел, урын-җир япмалары һәм чаршаулар да бизәлә торган була.
Музей фондларында татар осталарының төсле чүпләм һәм кыялап сугу техникасы ярдәмендә тукыган йорт кирәк-яраклары да саклана.

НМРТ КП-26804-5а,б Сапоги - ичиги_2   КПВХ-1023-2-3 Ичиги женские_1


Комментарий язарга