Логотип «Мәйдан» журналы

"Татарлар" китабы, өстәмә мәгълүматлар белән баетылып, сатуга чыкты

Россия Фәннәр академиясе тарафыннан тупланган "Татарлар" басмасы, өстәмә мәгълүматлар белән баетылып, кабат сатуга чыкты.Китапны кичә, 14 октябрь көнне, "Наука 0+" фестивалендә сатып алырга мөмкин иде...

Россия Фәннәр академиясе тарафыннан тупланган "Татарлар" басмасы, өстәмә мәгълүматлар белән баетылып, кабат сатуга чыкты.
Китапны кичә, 14 октябрь көнне, "Наука 0+" фестивалендә сатып алырга мөмкин иде. Бу хакта Фәннәр академиясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фәнни хезмәт Россиянең әйдәп баручы галимнәре тарафыннан "Халыклар һәм мәдәниятләр" сериясе кысаларында язылган. Анда татарлар хакында тулы тарихи-этнографик белешмә тупланган.
"Халыклар һәм мәдәниятләр" сериясе 27 китаптан гыйбарәт. Беренче басма 1998 елда "Руслар" исеме белән дөнья күргән. Соңгы елларда Фәннәр академиясе галимнәре "Башкортлар", "Грузиннар", "Кыргызлар" китапларын чыгарды.
 
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/15/173507/

Комментарийлар