Логотип «Мәйдан» журналы

Татарча пицца

Йомшак кына итеп камыр басабыз һәм утыз минутка кабарырга калдырабыз.Фото: http://watan.su 500 г онга: ярты стакан сөт, бер йомырка, 50 г маргарин, 1-2 аш кашыгы көнбагыш мае, бер аш кашыгы кайма...

Йомшак кына итеп камыр басабыз һәм утыз минутка кабарырга калдырабыз.tatarchapica
Фото: http://watan.su
 
500 г онга: ярты стакан сөт, бер йомырка, 50 г маргарин, 1-2 аш кашыгы көнбагыш мае, бер аш кашыгы каймак, бер аш кашыгы шикәр комы, 10 г коры чүпрә, чама белән тоз.
Камырны табага тигезләп җәябез. Тавык итен озынча итеп турыйбыз һәм камыр өстенә тезәбез. Борыч, тоз сибәбез, аджика сөртәбез.
Суганны ярымбоҗралап турыйбыз – икенче кат итеп тезеп куябыз.
Өченче кат – ярымбоҗра итеп киселгән помидор. Кыярны юка гына итеп телемлибез дә дүртенче кат ясыйбыз. Майонез сылыйбыз.
Өчпочмак формасындагы сыр кисәген телемнәргә кисәбез һәм пиццаның өстен каплыйбыз. Сырга да майонез сылыйбыз. Тәмләткечләр сибәбез (киптерелгән петрушка, укроп, тавык ите өчен тәмләткечләр һ.б.)
200 градуска кадәр кызган мичкә 35-40 минутка куябыз.
1 Пицца өсте өчен: тавыкның ак ите, ике помидор, бер баш суган, 1-2 тозлы кыяр, аджика, майонез, 300 г сыр, тәмләткечләр, тәменчә тоз, борыч.
 
Фәния Гайнанова рецепты

http://watan.su/ash-bulmase

Комментарийлар