Логотип «Мәйдан» журналы

"Татарча" баклажан салаты

Әлеге салат өчен баклажан, помидор, әче борыч, татлы борыч, сарымсак, үсемлек мае, аш серкәсе, шикәр комы, тоз кирәк булачак.Помидорларны иттарткычтан чыгарабыз. Аларның күләме 3 литр булырга тиеш. Ан...

Әлеге салат өчен баклажан, помидор, әче борыч, татлы борыч, сарымсак, үсемлек мае, аш серкәсе, шикәр комы, тоз кирәк булачак.



Помидорларны иттарткычтан чыгарабыз. Аларның күләме 3 литр булырга тиеш. Аны кәстрүлгә салып, утка куябыз.



2 кг баклажанны турап, тоз сибеп куябыз. Шулай иткәндә, аның әчесе чыга тора.


Бу вакытта 12 татлы борычны тураклыйбыз һәм помидор өстенә салып, 10 минут кайнатабыз. Борыч белән бергә 2 стакан үсемлек мае, тәменчә тоз һәм шикәр комы, 0,5 стакан аш серкәсе салырга кирәк.


10 минут кайнаганнан соң, помидор белән борыч өстенә баклажан, 2 баш әрчеп вакланган сарымсак, вакланган 1 әче борыч салына һәм катнашма 45 минут чамасы пешерелә.


Әгәр дә баклажаннар йомшак икән, салатны уттан иртәрәк алырга да була.



Автор: Лилия ЛОКМАНОВА

Фото: Лилия Локманова

https://intertat.tatar/ash-su/tatarcha-baklazhan-salaty/

Комментарийлар