Логотип «Мәйдан» журналы

Татарча азу рецепты

Исмегөл ападан татарча азу рецептын тәкъдим итәбез.Азу пешерер өчен сыер ите, суган, кишер, тозлы кыяр, бәрәңге, сарымсак, тоз, борыч, помидор яки томат пастасы алырга кирәк.Аерым табада бәрәңгене кыз...

Исмегөл ападан татарча азу рецептын тәкъдим итәбез.



Азу пешерер өчен сыер ите, суган, кишер, тозлы кыяр, бәрәңге, сарымсак, тоз, борыч, помидор яки томат пастасы алырга кирәк.
Аерым табада бәрәңгене кыздырып куярга.
Суганны ярымбожралап турап, майда бераз кыздырып алырга. Маеннан аерып, аерым савытка салып торырга. Суган кызган кәстрүлгә сыер итен озынча кисәкләргә турап салырга.
Бераз кыздырганнан соң, әз генә су өстәп, тоз, борыч салып, өстен каплап пешереп алырга.
Итнең суы беткәч, озынчага саламлап туралган кишер салып кыздырып алырга, шуның янына тозлы кыяр салып, тагы 5 минут чамасы сүрән утта тотарга. Томат пастасы яки помидор өстәргә, суганны, кыздырган бәрәңгене салырга, бик ваклап туралган бер тырнак сарымсак өстәргә дә бераз су салып, 10 минут чамасы пешереп алырга.
Фото: https://www.instagram.com/ismegull, скриншот

https://intertat.tatar/ash-su/tatarcha-azu-retsepty/

Комментарийлар