Логотип «Мәйдан» журналы

Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе игълан иткән әдәби конкурска 1459 эш килгән

Татарстан Президенты хозурындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе инициативасы белән игълан ителгән әдәби конкурска 1459 эш килгән. Оештыручылар 1000нән артык гариза булыр дип фаразлаган булга...

Татарстан Президенты хозурындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе инициативасы белән игълан ителгән әдәби конкурска 1459 эш килгән. Оештыручылар 1000нән артык гариза булыр дип фаразлаган булганнар.
«Нигезләмә буенча 1 сентябрьдә романнан башка жанрларга гаризалар алуны туктаттык. 5 роман да килде, ләкин әле анысы декабрьгә кадәр кабул ителә», — диде конкурсны оештыру буенча җаваплы «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин.

Конкурс шартлары буенча әсәрләр псевдоним белән кабул ителә. Автор турында мәгълүмат ябык конвертта бирелә. Жюри әгъзалары псевдоним куелган әсәрләрне генә укыячак. Конвертлар «Казан утлары» журналының баш мөхәррире кабинетында бикләнеп саклана. Конвертлар комиссия үз карарны чыгаргач кына ачылачак, дип ышандыра оештыручылар.
Конкурска иң күбе шигырьләр килгән. Утызлап поэма кабул ителгән, сиксәнләп хикәя, повестьлар — кырыклап. Оештыручылар фикеренчә, өлкәннәр әдәбияты өчен бу начар саннар түгел.
«Иң азы — үсмерләр әдәбияты. Повестьлар 15кә дә тулмады. Дистәдән артык хикәя, кырыклап шигырь. Башлап җибәргәндә үк аның аз буласын чамалаган идек, бу юнәлешнең аксавы күренде», — диде баш мөхәррир.
«Санның күплеген күрдек, жюри карамыйча сыйфат турында әйтә алмыйм. Анысын комиссия утырышларыннан соң күрербез», — ди ул.
Җиңүче әсәрләр журналларда һәм китап булып басылып чыгар дип планлаштырыла. «Димәк, җиңүче әсәрләрнең ниндилеге жюриның да намусында булачак. Ахырдан сүзе булмасын өчен барыбыз да намуслы эшләргә тиеш», - дип нәтиҗә ясады Рөстәм Галиуллин.
 

Автор: Рузилә Мөхәммәтова


Фото: Михаил Захаров


Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/culture/07-09-2021/tatar-telen-saklau-m-ster-komissiyase-ig-lan-itk-n-d-bi-konkurska-1459-esh-kilg-n-5836757

Комментарийлар