Логотип «Мәйдан» журналы

Татар кызына

Татар кызларының карашларыКояш чыгышына төбәлгән.Сискәндереп исә тарих җиле,Чыкмы, яшьме тама күзләрдән... Алтын-мәрҗәннәргә югаладыр,Ак калфагын кисә баш-түбә...Хаклык ярып олы тарих кичкәнСылу...

Татар кызларының карашлары
Кояш чыгышына төбәлгән.
Сискәндереп исә тарих җиле,
Чыкмы, яшьме тама күзләрдән...
 
Алтын-мәрҗәннәргә югаладыр,
Ак калфагын кисә баш-түбә...
Хаклык ярып олы тарих кичкән
Сылу татар кызы сәҗдәдә...
 
Таңнан торып, сәҗдә тынлыгында
Ярлыкавын сорый чүгеп тез.
Татар кызы - ак яулыклы әби,
Чаң орырлык әле синең сүз...
 
Еллар чоңгылларын тибрәтерлек,
Ак калфаклы татар кызының
Гасыр җилләренә каршы торыр
Көчен беләм! - Татар кызымын!
 

Минзифа ӘХМӘТШИНА


Фото: http://syuyumbike.ru/

 
"Мәйдан" №6, 2020 ел.

Комментарийлар