Логотип «Мәйдан» журналы

Татар кызы

 Күзләрендә –күк садәлеге,ирнендә –таң ялкыны;ул – назлы саба җиле,билгеле,кояшы июльнең;һәр яңакөн аңа –талпыну.Күзләрендә –күк садәлеге,ирненә кич кунгандаул – моңлы җәйге шәфәкъ,ул – шәфкать,я...

 
Күзләрендә –
күк садәлеге,
ирнендә –
таң ялкыны;
ул – назлы саба җиле,
билгеле,
кояшы июльнең;
һәр яңа
көн аңа –
талпыну.

Күзләрендә –
күк садәлеге,
ирненә кич кунганда
ул – моңлы җәйге шәфәкъ,
ул – шәфкать,
яктылык ул фәкать;
һәр яңа
көн аңа
куана.
 
Алкалары –
энҗе йолдызлар,
көзгесе – ай килеш тә,
дөньялык – бай бирнәсе,
диярсең;
берүк, күз тимәсен:
һәр яңа
көн аңа
килешә.
 
Рүзәл МӨХӘММӘТШИН

Фото: https://pixabay.com/

 
«Мәйдан» №5 (май, 2019)

Комментарийлар