Логотип «Мәйдан» журналы

Татар көрәше

Аланлыкта мәйдан. Көрәш бара...Гадел көрәш-- татар дастаны!Халкыбызның данлы бәйгесе бу--Һәм горурлыгы Татарстанның! Татар халкы борын-борынгыдан,Бил алышып миргә танылган!Данын яклап шушы бәйгел...

Аланлыкта мәйдан. Көрәш бара...
Гадел көрәш-- татар дастаны!
Халкыбызның данлы бәйгесе бу--
Һәм горурлыгы Татарстанның!
 
Татар халкы борын-борынгыдан,
Бил алышып миргә танылган!
Данын яклап шушы бәйгеләрдә,
Күпме тирен җиргә тамызган?!.
 
Җитсен генә җәйләр, Сабантуйлар,
Канат чыга батыр улларга.
Ир-егетнең иң-иң кыюлары,
Сөлге тота урап кулларга.
 
Көрәш--җебек кеше эше түгел,
Егәр кирәк тәндә, беләктә.
Суырып алып, чалкан сала бары,
Көрәш уты йөрткән йөрәктә.
 
Безнең көнгә кадәр гасырлардан,
Килеп җиткән Татар көрәше!
Бергә яшәп, уртак, үз иткәннәр,
Татар, башкорт, урыс, керәшен.
 
Баһадирлар, асыл көрәшчеләр,
Туып үсеп, чыккан авылдан.
Авыл биргән көрәш батырлары,
Курку белмәс чыдам кавемнән!
 
Көрәшченең даны шунда күренә,--
Мәйданнарда, кылган гамәлдә.
Җирдә яши безнең чын батырлар,
Эзләмәгез күктән-галәмнән!..
 

Роберт СӘЛАХИЕВ


Фото: Николай Туганов


 

Комментарийлар