Логотип «Мәйдан» журналы

Татар җыры сагында

Ни ул шәһәр? Кешеләре кереп бикләнгән күпкатлы биек-биек йортлар, зур заводлар, кибет, ашханәләр генәме? Шулай икән, аның кырмыска оясыннан ни аермасы бар соң? Кешелекнең рухи кыйммәтен мәдәният, сәнг...

Ни ул шәһәр? Кешеләре кереп бикләнгән күпкатлы биек-биек йортлар, зур заводлар, кибет, ашханәләр генәме?
20210714_122003
Шулай икән, аның кырмыска оясыннан ни аермасы бар соң? Кешелекнең рухи кыйммәтен мәдәният, сәнгать тәшкил иткән кебек, калаларның рухи йөзен дә, тәү нәүбәттә, һәйкәлләр, мәдәният учаклары, шул учаклар җылылыгын саклаучы сәнгатькәрләр билгели. Чаллы төзелеше башлангач, акыллы җитәкчеләр бирегә язучыларны, җырчыларны, рәссамнарны, музыка, театр әһелләрен һ.б. җәлеп итә, аларга фатирлар, эш урыннары бирә. Халыкка матди тәгам гына түгел, рухи азык, күңел ялы да кирәк ләбаса. Менә шул буын (легендарь буын!) вәкилләре әле дә Чаллы шәһәре генә түгел, татар мәдәнияте сагында.
Вәсим һәм Асия Әхмәтшиннарны белмәгән татар юктыр. Вәсим Васил улы Әхмәтшин – танылган композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, атказанган мәдәният хезмәткәре, «Кошларым», «Тәрәзәләр – әни күзләре», «Туган туфрак», «Аңлашу», «Ялгыз гармун», «Татарлар, берләшегез», «Ана турында баллада», «Хәтерләүләр көне» һ.б. бик күп популяр җырлар авторы, атмышлап спектакльгә көй язучы, мөгаллим. Асия Мулламөхәмәт кызы Әхмәтшина – танылган җырчы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Вәсим абыйның тормыш һәм иҗат терәге, илһамчысы, җырларының тәүге башкаручысы. Аларны Илаһ үзе таныштырган, кавыштыргандыр да, моң юлыннан янәшә җибәргәндер.
20210714_131323
Асия ханым үзе дә «язмышларыбызны җыр бәйләде» дип искә ала. Әлмәт музыка көллиятен тәмамлаган, туган ягы Минзәләдә гөрләтеп эш күрсәткән яшь белгечне Сарман ягына әйдиләр. Клуб эшеннән арган ут кебек кызның күңеленә бу тәкъдим хуш килә. Нәкъ Вәсил абыйның туган көнендә – 25 августта килә ул Сарманга. Мәдәният йортына килеп керешенә, Илһам Шакировның концерты барган чак. Тамашага җыелган яшьләрдән берсенең ул заманда ишетелә башлаган «Одинокая гармонь» көен сызыгырып торуы кызның колагыннан читтә калмый, барып сүзләрен сорый. «Белмим шул, аны Шурик белсә генә инде. Әнә, үзе дә килә», дип ишеккә ымлый сызгыручы. Шурик дигәннәре сер бирми, «табармын» ди җитди генә. Сүзендә тора үзе. Танышлык, мәхәббәт сукмагы шулай башлана. Шурик – шул ук Әлмәт музыка көллиятен тәмамлап, туган ягына эшкә кайткан Вәсим Әхмәтшин атлы музкант егет икән. Теге җыр сүзләрен биргән көнне Ленин бакчасын парлап әйләнәләр, чәчләр чәчкә шулай бәйләнә.
«Шурик» димәктән… Әхмәтшиннар – катнаш гаилә, әтиләре Васил абзый Арчада туып үскән. Күлле Киме авылында, Сибгат Хәким белән бер парта арсында утырып, белем алган кеше. Бик иҗади, укымышлы, югары белемле шәхес, Сарман районының баш агрономы булып хезмәт куя. Аның үз куллары белән скрипка ясавын әле дә сокланып сөйлиләр. Язган картинасы – Минзәлә елгасы күренеше, җылы бер ядкарь булып, бүген дә төпчек улының эш бүлмәсен бизәп тора. Нечкә куллы, сизгер күңелле ата кешенең мондый истәлекле бүләкләре һәр баласында саклана икән.
Әхмәтшиннарның әнкәләре – Демьянова Оля Никитична, рус милләтеннән булса да, теттереп татарча сөйләшә, гитарада уйнап, бик матур итеп татар һәм рус җырларын башкара торган була. Мәгәр улларына рус исемнәре куштыра. Күрәсең, бу уңайдан авылдашлар арасында ата кешегә төрттерүче табылгандыр. Төпчек малайга үзебезчә Вәсим исеме бирә ул, әмма Ольга түти барыбер төпчеген үзенчә «Шурик» дип йөртә. Шулай итеп, Шурик үзенең Вәсим икәнлеген мәктәп тәмамлап, Әлмәткә укырга киткәч кенә белә. Шуннан соң гына «Шурик» дигәнгә борылып карамаска өйрәнә егет.
Вәсим Әхмәтшин сәнгатькә, җыр-моңга мөкиббән гаиләдә туып үсә. Алты баланың алтысы да дубра, мандалина, саксафон, гитара һәм башка музыка уен коралларында ярыша-ярыша уйнап, җыр-моң белән тәрбия алалар. Өлкән абыйлары Валерий Әхмәтшин – композитор, романслар, җырлар, шул исәптән танылган «Сарман көе» авторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте укытучысы. Валентин Әхмәтшин – Татарстанның атказанган төзүчесе, шигырьләр дә яза. Гомумән, кайсына карама, татар моңы белән тәрбияләнеп үскән егетләр, кызлар гомерләрен дә җыр кебек матур үргәннәр.
Өйдә музыка белән җенләнеп үсү генә түгел, канат чыгарып, ояңнан очканда да, җыр-моң тарафына талпыну өчен, бер этәргеч, маяк кирәк. Вәсим Әхмәтшин өчен андый игелекле зат Газиз Бикмуллин исемле мөгаллим була. Вәсим укый торган мәктәпкә эшкә килгән музыкант тынлы оркестр оештырырып җибәрә. «Үскәнем, пионер быргысыннан көй чыгарып булмый ул, әйдә мин сине көй чыгара торган серле торбалар белән таныштырам» дип, үсмерне кызыктыручы да ул. Булачак композитор беренче музыкаль белемне нәкъ шушы оркесторда, Газиз Бикмуллиннан ала. Сигезне бетереп, кулына аттестат алгач, Әлмәт музыка көллиятенә юл тота. Әлбәттә, музыка мәктәбендә укымаган авыл балаларына көллияттә сабак алу авыр, ташлыйсы килгән чаклар да булмый түгел. Әмма училищеның ул вакыттагы директоры Мәсгут Имашев – күренекле композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе – татар егетләренә аеруча игелекле, хәерхаклы мөнәсәбәттә була. «Сез – булачак милли кадрлар, татар культурасын күтәрергә тиеш кешеләр», дип үсендереп тора, кыйблаларыннан тайпылырга ирек куймый. Сүз уңаеннан, Вәсим Әхмәтшинның спектакльләргә көйләр язуы да Мәсгут абыйның фатихасы белән башланып китә. Минзәлә театрында «Өй салуның ние бар» (Фаил Шәфигуллин пьесасы) спектаклен Мәсгут абый Казаннан килеп хозур кылып, хуплау сүзләрен әйтә.
Асиясе белән кавышып, гаилә корып яши башлаган Вәсимне армия хезмәтенә алалар. Сөйгәне йөрәк астындагы нарасые белән озатып кала аны. Гаилә башлыгы хәрби хезмәтне бетереп кайтуга, музыкаль гаиләне Минзәләгә чакыралар. Гәрчә инде Арча ягында төпләнергә тәгаенләп кайткан ир, бик ныклап чакыргач, минзәләләргә каршы килми. Вәсим Әхмәтшин биредә тынлы оркесторны җитәкли. Асиясе белән икәү районда халык уен кораллары ансамбле оештырып җибәрәләр. Җыр-моңлы гомерләренең нәкъ шул чорында – Минзәләдә иҗат иткән «Сабантуй иртәсе» композициясе хәзер радионың алтын фондында саклана. Асия ханым «Чулпан» исемле вокаль ансамбль туплый, оештыра. Җиде кыздан торган бу коллектив заманында республиканың шактый залларында алкышларга күмелә. Иҗат, хезмәт, яшьлек дәрте белән янып яшәгән вакытлары бу Әхмәтшиннарның. Әмма иҗат күкләре, максатлары никадәр киң булмасын, торган урыннарының кысанлыгы көнитешне җайсызлый. Фатир мәсьәләсе берничә ел дәвамында да хәл ителмәү яшь гаиләне күченү турында уйланырга мәҗбүр итә.
Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына – шулчак Мамадышка тынлы уен кораллары оркестры оештыручы кирәге ачыклана. Мамадыш Әхмәтшиннарны колач җәеп каршылый. Яңа төзелгән йорттан ике бүлмәле фатир бирәләр. Кием-салым, кирәк-ярак, җиһаз-мазарга кытлык булган чорларда да, район кибетендә аларга кирәк нәрсә һәрчак табылып тора. Район җитәкчеләренең дә, халыкның да хәерхаклы мөнәсәбәтен тоеп яшиләр һәм эшлиләр. Асия ханым өр-яңа мәдәният йортына мөдир итеп билгеләнә. Гөр килеп торган мәдәни учакка әйләндерә ул аны. Җырлы, моңлы гаилә данлыклы «Нократ» ансамбле оештыра. Төрле бәйге-чараларда җиңүләр, телеэкраннар аша чыгышлар... Әхмәтшиннар берсе көй остасы, берсе җырчы буларак халыкка таныла. Җырларының халыкчанлыгы белән тамашачы йөрәген яулаган кебек, үзләренең дә ачык йөзле, гади, кешелекле булуларына сокланмаслык түгел шул.
Вәсим һәм Асия Әхмәтшиннарның иҗат уңышы – берәмлектә, бер-берсен аңлап, сөеп, тоеп яшәүләрендәдер. Бу берлекнең асылында моң һәм сүз көченә ышану ята. Асия ханымның әдәби сүзне, шигъриятне нечкә тоемлавы, «китап җене кагылган» зәвыгы – Вәсим Әхмәтшин җырларының ярты уңышы ул. Чөнки иренә җыр сүзләре табып, тәкъдим итүче дә, ул җырларны тәүге башкарып, бүтәннәргә өйрәтүче дә – нәкъ менә Асия апа. Сәнгать дигән дөнья гаҗәеп бербөтен ул. Татар әдәбиятын, шигъриятен белмәгән җырчы, Илаһ биргән моңы, тавышы никадәр генә көчле булмасын, халык күңеле дигән үргә менә алмый. Бу бәхәссез. Мин бу хакыйкатькә Әхмәтшиннар гаиләсе мисалында янә бер кат инандым. «Сәнгать, шул исәптән җыр сәнгате дә халык зәвыгын тәрбияләргә тиеш, ә сәнгатькәр укымышлы, белемле булырга бурычлы. Безнең эстрада исә хәзер, ни кызганыч, халык зәвыгын үтерү белән мәшгуль кебек, – дип инәлә Вәсим абый. – Бу мәсьәләнең чишелеш юллары «өстәгеләрдән» тора. Татар җыр сәнгате коммерциягә әйләнгән заманада яшибез бит. Менә берничә ел элек «Болгар» радиосына унсигез җыр илтеп бирек. Берсен дә әйләндермиләр, халыкка ишеттермиләр».
– Кайвакыт бездән «ник ишетелмисез, күренмисез» дип сорыйлар. Шаяруга борам: яшь, ябык чагымда гел телевидениедә идем дә, хәзер калынайдым шул, телевизорга сыймый башладым, дим. Дөресен генә әйткәндә, шушы яшемә җиткәч, акча түли-түли, «мине җырлатыгыз» дип йөрисем килми инде, –  ди, сагышлы елмаеп Асия апа да. Казан үзәгендә «Татарлар, берләшегез!» дип җан ярсуы белән җырлап, мәйданнар җыйган, гомере буе татар җыры дип янып яшәгән Асия апа бит ул! Татар иленең, татар теленең, милләтнең хөр киләчәгенә чын күңелдән ышанып яшәүче, җыр-моңнарында бу мөкатдәс иманны халыкка җиткерүче игелекле шәхесләр алар!..
20210714_123039
Бер-берсен тулыландырып, рухландырып, моң җылысын саклап яшәгән әлеге фидакарь затларда музыкага һәм иҗатка карата шулкадәр сак һәм инанулы караш. Алар өчен һәр җыр – парлы һәм моңлы гомерләренең якты, татлы бер мизгеле гүя. Һәр җыр – кадерле бер ядкәр. Вәсим абый Нәсим Акмал белән дустанә күрешүләрдән соң таң атуга көйгә салынган «Тәрәзәләр – әни күзләре», «Мәхәббәтнең күге кояшлы» һ.б җырларын, Айдар Хәлим сүзләренә язылган әсәрләрен аеруча рухланып искә ала әнә. Көй язу өчен, шигырьне йөрәгеңнең барлык күзәнәкләре белән тоеп, шигырьдәге хиссиятне кичерергә кирәк, ди ул. Ә шул җырга ятышлы көй туу, ноталарның билгеле бер тәртиптә ятулары – үзгә бер могҗизадыр. Һәм аның үз вакыты бар. «Өйләнешкәч сатып алган иң беренче олы әйберебез – ИЖ56 мотоциклы булды, – дип сүзгә кушыла Асия апа. – Иии, ул матайда дөнья әйләндек инде без! Берсендә яллардан соң авылдан Мамадышка кайтып барыш. Нократ күперен чыгабыз. Вәсим куа гына, оча! Әкренрәк бар, дип кычкырмакчы булам, каршыга искән җилдән авыз да ачмалы түгел. Матайны куды, куды да, шып туктады бу. Кинәт сикереп төште дә, «ла-ла-ла» дип, бии-бии көйләргә тотынды. Дөньясын онытып, җыр язып барган икән, чукынчык!». Бөтен вөҗүде белән иҗатына тугърылыклы моңлыларны андый илаһи мизгелләр юлда да, көнен дә, төнен дә «сагалый», шөкер.
«Норат» ансамбле җырлары ил күгендә яңгырап торган еллар. Әхмәтшиннарны Чаллыга чакыралар. Ул вакытта шәһәрнең мәдәният бүлеге җитәкчесе булып хөрмәтле Шамил Зиннур улы Закиров эшли. Музыкаль гаиләне яңа калага әйдәүче дә ул була. Үзен, Әхмәтшиннар күченеп килер алдыннан гына, Г.Камал исемендәге дәүләт театрына директор итеп билгелиләр. Алай да Шамил Закиров гаиләгә фатир мәсәләсен хәл итеп, Чаллыга килеп төпләнерлек шартлар тудырып китә. Шулай итеп, 1984 елдан башлап, Чаллының мәдәни елъязмасында Әхмәтшиннарның якты эзе, бәрәкәтле хезмәте языла башлый. Вәсим абый шәһәрнең 3 нче балалар музыка мәктәбендә, 13 нче татар сәнгать мәктәбендә, Биклән авылындагы 3 нче музыка мәктәбендә мөгаллимлек итә, тынлы уен кораллары оркесторлары өчен әсәрләр, Чаллы татар дәүләт драма театры һәм башка шәһәрләрдәге татар театрлары өчен алтмышлап сәхнә әсәренә музыка, күп популяр җырлар яза. Асия ханым Чаллының Сара Садыйкова исемендәге концерт залы җырчысы, шәһәрдәге мәдәни чараларның сандугачы була.
– Мине Аллаһ Тәгалә җиргә сәнгать әһеле итеп яраткан икән, талантларны күреп алу һәм аларга үсәргә булышу – төп бурычларымның берсе. Талантлы затларга ярдәм итәргә кирәк, ә талантсызлар үзләре өскә үрмәли ул, – ди Вәсим Әхмәтшин. Заманында сабакташы Салават Фәтхетдиновны да Чаллыга чакыручы үзе бит. «Нократ»ның алып баручысы Зөләйха Минһаҗева бәби ялына киткәч, сүзгә кесәгә керми торган Салаватны үзләре төркеменә чакыра ул. Әхмәтшиннарның өй ишеге дә, күңеле дә һәркемгә ачык. Яңа сүз остасын үзләрендә яшәтеп, «Нократ» концертларына йөртә башлыйлар. Салават тамашачы белән уртак телне тиз таба, шаянлыгы, тапкырлыгы да җитәрлек. Чыгышларда берничә җыр да җырлый. Беразаман, Тукай районы Сәмәкәй авылында концерт куйганда, иң арткы рәттән бер колхозчы абзый торып баса да, Салаватка төртеп: «Энем, син сүз сөйләүче түгел, син – җырчы. Сөйләнеп йөрмә, җырла син!» дип, кистереп шәрран яра. Татар җыры тарихында үзе бер эпоха булган данлыклы Салават Фәтхетдиновка «син җырчы!» дип ярып әйткән беренче кеше шушы абзый була.
Салаватның үз төркемен оештырып, аерылып чыгуына да фатиха бирүче Вәсим Әхмәтшин була. Чаллы җитәкчелегенә үз фикерен җиткереп: «Татарстанда калачак, татар моңына хезмәт итәчәк кеше ул. Куанырга һәм хупларга кирәк», ди. Заманында шушы сүзләрне әйтүенә бүген дә сөенеп яши. Талантлыларның уңышына, иҗатына сокланып, куанып яши белә торган киң күңелле шәхесләр бик сирәк ул. Һәм андыйлар бик бәхетле, чөнки алар үз күләгәсе тирәсендә таптанмый, күккә карап йолдызлар яктылыгын, матурлыгын күрә белә. Шәкертләре турында сөйләгәндә, Вәсим абыйның күзләре яна, йөзе балкып тора. Ул укыткан егетләр-кызлар Татарстанның, Россиянең һәм Европаның төрле шәһәрләрендә музыкант булып хезмәт куялар. Әле киләчәккә зур өметләр баглаган укучылары да бар.  Сираҗетдинов Алмаз турында әнә ничек куанып сөйли ул. Әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм җиде яшьлек сабыйны әбисе музыка мәктәбенә алып килә. Вәсим абый малайдагы музыкаль сәләтне тиз таный. Баланың гаилә хәле, тәрбия мәсьәләсе тотрыклы түгел. Өстәвенә, урам тәрбиясе үзен сиздерә, тәртипсезлегенә, шуклыгына ис-акыл китмәле. Әмма мөгаллим Алмазны күз уңыннан ычкындырмый. Кунар урыны булмаганда, өенә алып кайтып кундыра. Саклап, барлап, ярдәм итеп тора. Берничә елдан баланы республиканың бүтән районына уллыка алалар. Вәсим абый Алмаз укыячак музыка мәктәбен дә, булачак укытучысын да хәстәрләп, әзерләп, кисәтеп куя. Бүген дә барлап, кайгыртып, киңәшләрен биреп тора. Казаннан профессорлар китертеп, укучысының тын алу, хәрәкәт, алымнары профессиональлеген дә тикшерткән хәтта. Алмаз Сираҗетдинов дигән өметле музыкант инде музыка көллиятенең икенче курсын тәмамлаган икән. Вәсим Әхмәтшин аны киләчәктә хәрби оркестор дирижеры итеп күрә, музыка өлкәсендә үз бәхетле юлын табасына ихлас ышана.
Асия ханым белән Вәсил әфәнденең тагын бер игелекле хезмәте – балаларга туган телебезне өйрәтү өчен уку әсбабы. Алар биш ел буе «Татарча да яхшы бел» дәреслеге өчен фонохрестоматия әзерлиләр. Балалар бакчасыннан алып, тугызынычы сыйныфка кадәр татар балаларына ана телләрен өйрәтергә мөмкинлек бирә торган әлеге укыту-методик әсбап Әхмәтшиннар музыкасы аша «сөйләшә».
Әхмәтшиннар ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә өч оныкларын сөеп, балалар кадер-хөрмәтен тоеп яшиләр. Әнә ич Америкада яшәүче уллары Эдуард нинди хат юллаган. «Кадерлеләрем! Сез бу дөньяга шулкадәр күп гүзәлекләр, матурлыклар иҗат иттегез. Сокланам сезгә. Горурлануым чиксез», дигән. Ата белән ана бу юлларны үзләре дә горурланып укыйлар. Асия ханымның күзләрендә сагышлы шатлык яшьләре җемелди. Кай арада үсеп буй җиткерделәр дә, кай арада оядан очып киттеләр бу оланнар, дип сагышлануыдыр. Оясында ни күрсә – очканында шул булыр, дисәләр дә, егетләрне музыка өлкәсенә кертеп, юнәлеш биреп җибәрү кирәк чаклар, катылык күрсәтергә кирәк вакытлар да булмаган түгел. Балам максатына ирешсен дисәң, сайлаган сукмагыннан тайпылуга юл куймаска кирәк, дигән фикердә Вәсим абый. Әхмәтшиннарның ике уллары да әти-әниләре фатиха биргән, үзләре сайлаган юлдан – сәнгать юлыннан читкә каермаган. Олы уллары Эдуард – Мусоргский исемендәге Ленинград музыка институтын тәмамлаган саксофончы, хәзер Хьюстон (АКШ) джаз-оркестрында уйный.  Америкада татар җырлары иҗат итеп яши. Кече уллары Айдар – Казан консерваториясен тәмамлаган профессиональ композитор, музыкант, оранжировка белән шөгыльләнә, җырлар һәм спектакльләргә музыка яза. Ике улларының да әсәрләрен тәүге тыңлаучылар, бәя-киңәш бирүчеләр, тәнкыйтьеләр – әти-әниләре. Көй, моң аша да бер-берсенең җан тибрәнешләрен ишетеп, бер-берсен саклап, бер йодрык булып яшәгән әлеге гаиләгә сокланмый мөмкин түгел.
Ил-җирнең, халыкның йөзен, намусын Әхмәтшиннар кебек кыйбласына тугъры калган, күңел җылысын вакламый-чәчми, сатмый-сатылмый яшәгән һәм иҗат иткән шәхесләр билгели. Белик, хөрмәтлик, горурланыйк!
 
Бүген, 25 август көнне, Вәсим Әхмәтшинга 70 яшь тула! «Мәйдан» журналы коллективы исеменнән Вәсим абыйны 70 яшьлек юбилее белән котлыйбый! Сезгә корычтай нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, иминлек, яңадан-яңа уңышларга ирешүегезне телибез!

Лилия Гыйбадуллина


Фото: Вәсим һәм Асия Әхмәтшиннарның шәхси архивыннан













«Мәйдан» №8, 2021 ел.













Комментарийлар