Логотип «Мәйдан» журналы

Татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе булып янә Илдар Гыйльметдинов сайланды

Татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе булып янә Илдар Гыйльметдинов сайланды. Бүген IX хисап-сайлау конференциясендә делегатлар аңа тавыш бирде. Автономияне гамәлгә кую съезды Казанда 1998 елн...

Татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе булып янә Илдар Гыйльметдинов сайланды. Бүген IX хисап-сайлау конференциясендә делегатлар аңа тавыш бирде. Ð¢Ð°Ñ‚ар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе булып янә Илдар Гыйльметдинов сайланды
Автономияне гамәлгә кую съезды Казанда 1998 елның 20 маенда үтте. Аның составында - Россиянең 37 төбәге һәм 2 җирле милли-мәдәни автономиясе.
Автономия советы составына 39 кеше сайланды. ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Илдар Гыйльметдинов җитәкчелегендә зур эшләр башкарылганын билгеләп узды. "Мин, Милли шура рәисе буларак, аның кандидатурасын тәкъдим итәм", - диде.
Делегатлар ачык тавыш бирү юлы белән бертавыштан Илдар Гыйльметдинов кандидатурасын яклап чыкты. Аның урынбасары Татарстан халыкларының Дуслык йорты директоры Ирек Шәрипов булды.
Илдар Гыйльметдинов башкарма комитет җитәкчесе итеп Миләүшә Шәрәпова кандидатурасын хуплауларын сорады. Делегатлар аның белән килеште.
Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/15/182642/

Комментарийлар