Татар әдәбияты классигы – күренекле прозаик, драматург, публицист, әдәбият тәнкыйтьчесе һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирхан (Мөхәммәтфатих Зариф улы Әмирханов) 1886 елның 13 гыйнварында (яңа стиль белән 1 гыйнварда) Казанның Яңа бистәсендә мулла гаиләсендә туа. 21538

1895-1905 елларда ул «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укый. Шул чорда уяна башлаган һәм 1905 елгы революция алдыннан киң җәелеп киткән ислахчы шәкертләр хәрәкәте эчендә кайный, революцион-демократик карашлы шәхесләр белән аралаша.
Ф.Әмирхан 1905-1907 елларда, гимназия программасы күләмендә өлгергәнлек аттестатына имтихан тотарга хәзерләнү максаты белән, Петербургта һәм Мәскәүдә курсларда укый. 1906 елны Уральскида чыгучы «Әлгасрелҗәдид» журналында беренче басма әсәре – «71 нче ел Коммунасы» исемле тәрҗемә очеркы дөнья күрә. 1907 елның гыйнварында ул Мәскәүдә нәшер ителә башлаган беренче татар балалар журналы «Тәрбиятел-әтфаль» редакциясенә сәркәтип булып урнаша.
1907 елның җәендә Ф.Әмирхан Казанга кайта. Шул җәйне аның белән зур бәхетсезлек була: әле яңа егерме бер яшен тутырган егетне паралич суга, һәм ул гомере буе үз аягы белән йөри алмас авыру хәлендә кала. Әмма иҗат дәрте, халыкка хезмәт итү идеалы белән янган егетнең рухын бу фаҗига сындыра алмый. Кресло һәм коляскага багланып яшәргә дучар ителүенә карамастан, Ф.Әмирхан нәкъ менә шул чорда үзенең әдәби һәм публицистик эшчәнлеген киң җәелдереп җибәрә.
Ф.Әмирхан 1907 елның октябрендә рәсмиләштерелеп чыга башлаган «Әлислах» газетасының сәркәтибе саналса да, чынлыкта аның фактик мөхәррире була. 1907 елда әлеге газетада язучының романтик рухтагы беренче оригиналь әдәби әсәре – «Гарәфә кич төшемдә» исемле хикәясе басыла.
«Әлислах» чорында (1907-1909) әдип үзенең «Бәйрәмнәр» (1908), «Милләт тәрәкъкый иттерү» (1908), «Картайдым» (1909), «Татар кызы» (1909), «Танымаганлыктан таныштык» (1909) кебек мәгълүм хикәяләрен, «Яшьләр» (1909) драмасын, «Фәтхулла хәзрәт» (1909) исемле атаклы сатирик повестен яза, йөзгә якын публицистик, тәнкыйть мәкаләсен, очерк һәм фельетоннарын бастыра. «Әлислах»та эшләгәндә Ф.Әмирхан чорның күренекле шәхесләре – Г.Тукай, Г.Камал белән якынлаша. Бөек шагыйрьнең шигъри җыентыкларына беренче дөрес бәяне бирүче, шагыйрь иҗатының әһәмиятен, киләчәктәге урынын дөрес билгеләүче дә Ф.Әмирхан була.
1909 елның җәеннән башлап Ф.Әмирхан «Ялт-йолт» журналында актив языша. 1912-1918 елларда «Кояш» газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли.
1910-1917 еллар арасында Ф.Әмирхан, иҗади эзләнүләрен һәм әдәби-публицистик эшчәнлеген дәвам иттереп, татар тормышының төрле якларын яктырткан «Хәят» (1911) повестен, «Урталыкта» (1912) романын, «Тигезсезләр» (1914) драмасын һәм «Көндезге сәхәр, яки Рузасызлар» (1911), «Хәзрәт үгетләргә килде» (1912), «Габделбасыйр гыйшкы» (1914), «Танс кичәсе» (1914), «Сәмигулла абзый» (1916), «Салихҗан кари» (1916) кебек көлке һәм сатирик хикәяләрен иҗат итә, көндәлек матбугатта күпсанлы мәкаләләре белән катнаша. Әдипнең балалар яратып укый торган «Ул үксез бала шул», «Корбан», «Нәҗип», «Балалар атавы», халык риваятьләренә нигезләнгән «Ай өстендә Зөһрә кыз», «Сөембикә», «Картада оттырылган Зөлхәбирә», «Бер хәрабәдә» исемле милли-романтик рухлы хикәяләре дә шул чорда языла. Гомумән, 1917 ел инкыйлабынача Ф.Әмирханның әсәрләре тупланган ике дистәгә якын китабы басылып чыга.
1919 елдан башлап ул «Эш», «Кызыл Армия», «Татарстан хәбәрләре», «Татарстан» газеталары, «Шәрекъ кызы», «Безнең юл» журналлары белән хезмәттәшлек итә, 1923-1925 елларда Казан театр техникумында татар әдәбияты укыта. «Ана теле» исемле дәреслек чыгару, сүзлекләр, совет хөкүмәте карарларын тәрҗемә итү, редакцияләү һәм рецензияләүдә катнаша, конференция һәм әдәбият кичәләрендә чыгышлар ясый.
Ф.Әмирханның Октябрь борылышыннан соң «Чәчәкләр китерегез миңа» (1921) исемле нәсерен, «Тәгъсия» (1922) исемле романтик рухтагы фәлсәфи хикәясен һәм «Шәфигулла агай» (1924) дигән сатирик әсәрен яза. Әдипнең 1922 елда «Фәтхулла хәзрәт» повестен пьеса итеп эшләве дә мәгълүм. Пьеса шул елның җәендә «Ширкәт» труппасы тарафыннан сәхнәгә куела.
1925 елны Ф.Әмирхан персональ пенсиягә чыга. Ләкин сәламәтлеге какшаган әдипкә озак яшәргә насыйп булмый: 1926 елның 9 мартында кинәт көчәеп киткән үпкә авыруыннан Ф.Әмирхан бакыйлыкка күчә.

 


Комментарий язарга