Татар халкының кабер өсте корылмаларыннан дөрбәләр (мавзолейлар) тарихы әле бик аз күләмдә өйрәнелгән.

04_Болгарда 241

Шәһре Болгардагы «Кара Пулат»

Нигездә, ул археологлар, сәнгать белгечләре һәм архитекторлар тарафыннан гына беркадәр тикшерелгән дип санала ала. Ләкин әле һәйкәлләрне кабер өсте корылмалары системасы итеп өйрәнү татарны өйрәнү фәнендә җавапсыз кала бирде.
Бу өлкәдә безгә кан һәм дин кардәшләре булган төрекләрнең фәнни хезмәтләренә, казанышларына сокланырга гына кала. Алар үзләренең кабер өсте корылмаларын – эпитафик ташларын, дөрбәләрен, эпитафия поэзиясен, каллиграфиясен, архитектурасын – һәр яктан, регион артыннан регионны киң планда өйрәнү, тикшерү эшләрен алып бара.* (* Bayrak Orhan M. Turbeler sozlugu. – Baski: 1998, Mezarliklar Vakpi Yayvlari, 1998.; Труды Орхонской экспедиции. Атлас древностей Монголии, изданный по поручению Императорской Академии Наук. – СПб.: Типография Императорской Академии Наук, 1892 (Mogolistan Tarihi Eserleri Atlasi. Secilmis Sayfalar-Ankara, 1995. – (төрек һәм инглиз телләренә тәрҗемәдә чыккан басмасы. – М.Ә.); Dr. Kadir Pektas Bitlis tarihi mezarliklari ve mezar tashlari. – Ankara, 2001; Hans – Peter Loqueur. Huvel – Baki. Istanbulda osmanli mezarliklari ve mezartashlari – tarih vakfiyurt yainlari, 1997.)
Русиядә бу юнәлештә татар эпиграфика сәнгатен өйрәнүгә кагылышлы хезмәтләр беренче чиратта археологлар, кимрәк дәрәҗәдә филологлар тарафыннан башкарыла. Ләкин аларда татар материалын бербөтен итеп өйрәнү максат итеп куелмый.* (* Ртвеладзе Э.В. Мавзолеи Маджара // СА. – 1970. – №1. – С.271-277; Левашов В.П. Золотоордынские памятники в Воронежской области (Горн. Мавзолей) // Тр. ГИМ. Выпуск 37. – М.: Изд-во «Советская Россия», 1960. – С.179-185; Ахмеров П.И. Надписи мечети Х.А. Ясави // ИОАИЭ. – Казань, 1895 – 1896. – Т. XIII, вып.1-6.; Маньковская Л.Ю. К изучению приемов среднеазиатского зодчества конца XIV века (мавзолей Ахмеда Ясави) //Искусство зодчих Узбекистана. –Ташкент, 1962; Баллод Франс. Старый и Новый Сарай, столица Золотой Орды (результаты археологических работ летом 1922 года) // ТА. – 1998. – №1(2). – С.14-31; Академик Бартольд В.В. Новые данные о Самаркандских памятниках //Академик Бартольд В.В. Сочинения. – М.: Изд-во «Наука», 1966. – Том. IV. – С.238-242; Смирнов А.П. Среднеазиатские элементы в архитектуре и строительном деле волжских болгар //Средневековые памятники Поволжья. – М.: Изд-во «Наука», 1976. – С.3-6; Носкова Л.М. Мозаики и майолики из средневековых городов Поволжья // Средневековые памятники Поволжья… – С.7-37.)
Урта Азиядә яшәүче төрки телле халыкларның галимнәре, үзләрендә мирас булып сакланган дөрбәләргә игътибар биреп, алар турында информацияләр туплау, рухи мирасларын пропагандалау юнәлешендә күзгә күренерлек эшләр башкарды. *(Исторические памятники ислама в СССР. – Духовное управление мусульман Средней Азии и Казахстана. – Ташкент, без даты издания; Басенов Т. Комплекс мавзолея Ахмеда Ясави. – Алма-Ата: «Өнер», 1982; Есбергенов X. Намогильные камни из Кетен-Калы и Мазлумхансулу с надписями мутазилитского толка // Өзбекстан ССР Илемлер академиясе, Каракалпакстан филиалының хабаршысы. – Нөкис, 1976. – №2.)
Хәер, Татарстандагы һәм аннан читтәге татар дөрбәләре хакында да археологларның, тарихчыларның, архитекторларның хезмәтләрендә аерым һәйкәлләргә кагылышлы яңа, җитди сәхифәләр күренә башлады.* (*Торгово-промышленный адрес-календарь мусульман Восточно-Приуральского края 1901 года. – СПб.: Типолитография И.Бораганского, 1901; Әхмәтҗанов М. Халкыбызның урта гасыр сәнгате тарихына яңа сәхифәләр // Татарстан. – 1997. – №2. – Б.48-55; Фахрутдинов Равиль. Кочевой мир средневековой Евразии (Обзор археолого-исторической литературы второй половины XX в.) // ТА. – 1998.– №2(3). – С.25-46; Армарчук Екатерина. Мавзолей Тюрабек-ханым в Старом Ургенче: форма, функция и возраст // ТА. – 2001. – №1-2 (8-9). – С.188-210; Валеев Ф.Х., Валеева-Сулейманова Г.Ф. Древнее искусство Татарстана. – Казань: ТКИ, 2002. – С. 101.)
Ләкин алар гына татар дөрбәләренең эзлекле тарихи яшәешен күзалларга ярдәм итә алмый. Матбугатта басылган сәхифәләр бары конкрет бер тарихи истәлек яки аерым бер дәвергә хас булган ядкарьләр турында гына фикер йөртергә мөмкинлек бирә. Шунлыктан, проблема белән кызыксынучылар өчен язылган бу хезмәттә, без татар кабер өсте дөрбәләре эволюциясе турында эзлекле, төзек бер фикер бәян итүне максат итеп куйдык.
Халыкның рухи һәм матди мәдәнияте аның тарихы белән бәйлелектә барлыкка килә һәм үсә бара. Шунлыктан аның эволюциясен халык тарихы белән бәйле рәвештә генә өйрәнергә мөмкин.
Тарихта татар халкының бабалары беренче мәртәбә язма чыганаклар битләрендә Ерак Көнчыгышта һәм Үзәк Азия далаларында яшәүчеләр буларак искә алына. Бу хакта татар һәм урыс галимнәренең фикерләре дә мәгълүм.* (* Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. – Казан, 1897. –Т. I.– Б.93-95; Вәлиди Ә. – Кыскача төрек-татар тарихы. Икенче басма. – Казан: «Сабах» ширкәте, 1917. – Б.5-15; Губайдуллин Г.С. К вопросу о происхождении татар // ВНОТ. – Казань, 1928. – №8. – С.131,132; Гумилев Л.Н. Древние тюрки. – М.: Изд-во «Наука», 1967. – С.31; Мухамедъяров Ш.Ф. Основные этапы происхождения и этнической истории татарской народности // VIII Международный конгресс этнографических и антропологических наук (Токио, сентябрь, 1968). – М., 1968. – С.5-6; Фәхретдинов Р.Г. Татар халкы һәм Татарстан тарихы. –Казан: «Мәгариф» нәшр., 1996. – Б.39, 41, 42, 43, 45; Фәхретдинов Р. Татар тарихы (кыскача басма). – Казан: «Мәгариф» нәшр., 1999. – Б.14; Фахрутдинов Р.Г. Проблема формирования татарской народности в современной исторической литературе // Ислам в Евразии. – М.: «Прогресс-Традиция», 2001. – С.123-127; Әхмәтҗанов М. Нугай Урдасы: татар халкының тарихи мирасы. – Казан: «Мәгариф» нәшр., 2002. – 343 б.)
Аның дөреслеге татар халкының телен, фольклорын, мәдәниятен һәм башка рухи-мәдәни материалларын өйрәнүгә багышланган хезмәтләр белән дә раслана. Без инде проблемада җәелеп китмичә, фәкать кабер өсте корылмалары истәлекләренең рәвешен һәм эчтәлеген, хронологик тәртиптә күп гасырлык үсешен өйрәнү максатын гына куйдык. Фәнни күзәтүләр һәм анализлар өчен, чыганаклар итеп, безгә хәтле эшләгән галимнәрнең хезмәтләрен һәм күп еллар дәвамында татар зират корылмаларын өйрәнү процессында үзебезнең археографик, эпиграфик экспедицияләр барышында тупланган материалларыбызны файдаландык.
Татар халкының күп гасырлык тарихында аңа күп мәдәниятләр, географик-климатик шартлар белән танышырга туры килгән. Бабаларыбыз мең елларга сузылган тарихта Тәңре диненә, Исламга күбрәк тартылып, аларның тормышында тәңречелек һәм мөселманлыкның роле зур була. Әлеге дини-фәлсәфә карашлар тәэсире татар халкы бабаларының кабер өсте корылмаларында эзсез калмаган. Татар халкының кабер өсте корылмаларына күзәтү ясасаң, без ул тәэсирләрнең эзләрен күрә алабыз. Хәзер шул тәэсирләрнең эзләрен аерым ядкарьләр чылбыры аша ачыклап үтәбез.
Борынгы татар кабиләләре, чыганаклар күрсәткәнчә, кабер өсләренә туфрактан, агачтан, таштан (соңрак кирпечтән дә) эшләнгән корылмалар төзегәннәр. Боларның күбесе безнең эра башларында ук формалашып җитүен фараз итәргә мөмкин. Туфрактан корганнар өю йоласы безнең эрадан күп гасырлар элек Алтайдагы төркиләрнең археологик истәлекләре булган Пазырык ядкарьләрендә чагыла.
Агачтан эшләнгән корылмаларның, ягъни кабер өсте бураларының, сакланыш дәвере 70-80 еллардан артыкка сузылмаганлыктан, без аларның ерак гасырлардан калган үрнәкләрен күрә алмыйбыз. Татарның борынгы чорларда ук каберләр өстенә агачтан буралар чабып куюы фәндә мәгълүм. Алар бөтен татар милләтенең мәдәниятендә танылып, кабул ителгән булганнар. Буралар турында язма чыганаклар бары XVIII гасырдан саклана. Ләкин татарның төш юрау тәгъбирләре кабер өсте буралары тарихын мең еллар белән санарга мөмкинлек бирә. Кабер өсте бураларының XX гасырда таралышы Идел буеның көнбатыш районнарыннан алып Красноярский краендагы татар авылларындагы зиратларга кадәр киңлектә саклана.* (* 1997–2002 елгы экспедицияләрдә тупланган материаллардан. Зиратларда тупланган шундый чардуган-бураларның берсенең фотосурәте кушымтада бирелә (1 нче рәсем).)
Агач бураларның борынгы татар бабаларыбызда булуын без мәдәниятләрне чагыштырма өйрәнү юлы белән дә исбатлый алабыз. Моның өчен борынгы татар кабиләләре яшәгән Амур елгасы буйларында бүгенге көндә дә яшәүче аз санлы җирле аборигеннарның мәдәният чыганакларын җәлеп итәргә мөмкин. Урыс галимнәре, бу халыкларның XIX гасырның беренче яртысында зиратларын да өйрәнеп, кызыклы хәбәрләр теркәп калдырганнар. Рәсемнәрнең берничәсендә җирле Амур буе халыклары зиратларында каберләр өстенә буралап эшләнгән кечкенә йортлар сурәтләнгән.* (* По следам древних культур. От Волги до Тихого океана. – М.: Гос. изд-во культурно-просвет. литературы, 1954. – С.240-241.) Ул йортлар кыек түбәле булып, диварлары төрки халыкларга якын булган орнаментлар белән бизәлгәннәр. Ишек, ишеккә аркылы агач бикләгеч борыс та куелган булган (2 нче рәсем).
Тормыш шартлары кешене борынгы дәверләрдә еш күченеп йөрергә мәҗбүр иткән. Шунлыктан агачлы, елгалы урыннарда яшәгән кешеләр ялан-далаларга да күчеп яшәргә җайлашкан. Бу хәлләр аларның кабер өсләре культурасын тәэсирсез калдырмый, үзгәрешләр китереп чыгарган. Тикшерүче археолог-галимнәр далаларда яшәүче төрки кабиләләрдә, шул җөмләдән татар кабиләләрендә дә, кабер өсләрендә гади генә таш плитәләрдән дүртпочмаклы чардуган сыман корылмалар булуын язып калдырган. Ул чардуган эченә яки аның тышкы ягына примитив эшләнгән таш балбал утыртылган (3 нче рәсем). Мондый типтагы кабер өсте корылмалары Үзәк Азия далаларында XIX гасырда да сакланган.* (* Mogolistan Tarihi Eserleri Atlasi. – Ankara, 1995. – С.12-13.) Аларның бер үрнәге Татарстанның Әлмәт төбәгендәге Түбән Абдул авылы кырында да табылды.* (* Әхмәтҗанов М. Борынгы балбал //Из истории Альметьевского региона. – Альметьевск, 1999. – Б.314-318.) Балбалның зурлыгы: биеклек – 220 см, иңгә – 66 см, калынлык – 28 см. Сында примитив эшләнгән баш, иңбаш, чәч, йөз чалымнары, кул уемы һәм зур гына тамга – төрки тамга да күренә. Сынга бәйләп, халык телендә бер тискәре кыз турындагы легенда да сөйләнә. Балбалның тирә-ягында беркадәр кыргый ташлар да таралып ята. Ул кеше кулы белән эшләнгән, янына ташлар да китереп өелгән булган, сынның берничә дистә еллар элек басып, көнчыгышка карап торуын хәтерләүчеләр дә бар. Аны изге урын санап, балбал янына вак акчалар китереп салына. Бу җир, кечкенә бер утрау булып, иген кыры уртасында калган, сукаланмый. Фәнни әдәбиятта мондый тип балбалларның Казахстан һәм Җидесу якларындагы районнарда да саклануы хакында мәгълүматлар бар.* (* История Казахской ССР. Т. I. – Алма-Ата: Изд-во АН Казахской ССР, 1957. – С.92-93.)
Борынгы төркиләрнең, төзек дөрбәләр кора башлаганчы, кабер өсләренә кыргый ташлардан корган өю йоласы да булган.* (* Археология СССР. Степи Евразии в эпоху средневековья. – М.: Изд-во «Наука», 1981. – С.20.) Андый ташлар өелгән кабер өсте корылмалары Урал буйларында һәм Казахстанда сакланган.* (* Шунда ук. – Б.218.) Көнчыгыш Европага XI гасырда килеп кергән кыпчак кабиләләрендә дә кабер өстенә ташлар өеп кую йоласы мәгълүм. Татарстанның Әлмәт районы Яңа Елан авылы зиратында өсләренә ташлар өелгән 20дән артык кабер барлыгы ачыкланды.* (* Әхмәтҗанов М. Үлгәннәрнең кадерен бел. – Казан: «Мәгариф» нәшр., 2000. – Б.103, 116, 117.) Шунысы кызыклы: бу каберләр бүген урысларга нисбәтле булып, алар өстенә аерым очракларда агачтан ясалган тәреләр дә утыртылган.
IX-X гасырларда төркиләрнең (шул исәптән татарларның да) ислам диненә керү процессы көчәя. Гарәп авторының «Китабе Аврак» исемле әсәрендә (проф. Ә.Б. Халидов тәрҗемәсендә) Багдадта меңнәрчә төркиләрнең, ислам кабул итеп, хәлифә хезмәтендә йөрүләре бәян ителә.
Төрки кавем-кабиләләр, безнең эраның VI гасыры уртасында яңадан күтәрелеп китеп, һуннар дәүләтеннән соң, яңа дәүләт – Беренче төрки каханлыкны төзиләр. Аны төзүдә «утыз татар» кабиләләре берлеге катнаша. Тарихта бераз соңгарак дәвердә (VIII йөз башлары) «тугыз татар» кабиләләре дөнья аренасына чыга. Тарихи язма чыганакларда шулай ук «сигез татар» кабиләсенең X гасыр ахырында искә алынуы языла.* (* Фәхретдинов Р.Г. Татар халкы һәм Татарстан тарихы…. – Б.91.)
Литва дәүләтендә (XX гасырда) «Кырык татар» кабиләсе этнонимын саклаган авыл исеме булуы да билгеле.
Татар кабиләләренең төркилеген инде сигез, тугыз, утыз, кырык кушылып язылган этнонимнарда һәм аларның башка төрки кабиләләр белән тарихның бер җебенә теркәлеп йөрүеннән күрергә, аңларга мөмкин.
Төрки каханлык Кытай империясе тарафыннан җимерелгәннән соң, борынгы татарларның бер өлеше Иртеш елгасы белән Урал таулары арасындагы далаларга килеп чыгып, анда Кимәк каханлыгын төзиләр. Татарларның икенче өлеше Урта Азия якларына барып, уйгурлар белән берләшә һәм X гасыр ахырында барлыкка килгән Караханилар дәүләтен төзүдә катнаша.* (* Фәхретдинов Р. Татар тарихы… – Б.14.) Караханилар дәүләтендә татарларның мөселман мәдәнияте белән ныклы танышулары һәм үз мәдәниятләрен баетулары процессы башлана. Алар бу дәвердә, үз мәдәни казанышларын нык саклаган хәлдә, мөселман мәдәниятен төзүдә дә үзләреннән өлеш кертә. Кыпчак кабиләсеннән чыккан бөек ислам фикер иясе Әбү-Наср әл-Фараби (870–950) бөтен ислам дөньясында таныла.
X гасыр ахырында Караханилар дәүләтендә Мәхмүд Газнави идарә иткән дәвер башлана. Мәхмүд Газнави үз дәүләте башкаласында Урта Азиянең һәм Хәрәземнең Әбү Гали ибне Сина (980–1037), Әбү Рәйхан Бируни (973–1048) һ.б. күренекле галимнәрен туплый. Караханилар дәүләтенә янәшәдә үскән Иран мәдәнияте аша суфыйчылык фәлсәфәсе дә үтеп керә. Бу табигый да, чөнки төркиләрнең Тәңрегә, ягъни бер Аллага, табынганда инде үзләренең катлаулы дини-фәлсәфи системасы булып, исламның аны тулаем кысып чыгарарга көче җитми. Төрки дөньяда Исламның Тәңречелек идеологиясе белән килешүгә кергән формасы – суфыйчылык карашлары формалаша. Бу инде гарәп исламы булмый. Дини мәдәният төркиләрнең борынгыдан килгән кабер өсте һәйкәлләрендә һәм күмү йолаларында да чагылыш таба.
Төркиләр, каханлыклар барлыкка килгәнче үк инде, катлаулы кабер өсте корылмалары корганнар, балбаллар корып, үзләренең мәрхүм ата-бабаларына хөрмәт күрсәткәннәр. Каханлыклар төзелгәч, аларның төп өлкәләрендә барлыкка килгән төрки (руник) язулары белән сырланган күпсанлы ташъязмалар соңгы гасырларгача килеп җиткән. Аларда мәрхүмнәрнең тарихлары, истәлек язмалар, географик юнәлеш күрсәткечләре, антропонимнар, этнонимнар, календарь терминнары, шигърият үрнәкләре теркәлеп калган. Хәтта ислам дине кабер өсте корылмалары булдыруга каршы булган. Гарәпләрнең атаклы «Ләйлә белән Мәҗнүн» хакындагы хикәятеннән күренгәнчә, алар кабер өстенә язулы ләүхәләр куймаганнар. Мәҗнүн үзенең сөйгәне Ләйләнең каберен аның исе буенча гына эзләп таба.* (* Бу хакта карагыз: Ләйлә белән Мәҗнүн // Мирас. – 2002. – №3. – Б.5-6.)
Урта гасыр татар кабиләләрендә, аеруча кимәкләрдә, кабер һәм аның өстенә корылмалар төзүдә бүгенге татар йолалары белән күп уртаклыклар бар. Мәсәлән, кимәкләр дә, бүгенге татарлар да мәетләрен ләхет алып күмә. Кабер өсләренә корылмалар коруда да бүгенге татар мөселманнары йолалары белән уртаклыклар барлыгы бәхәс тудырмый. Урта Азия халыкларының рухи мирасын фәнни нигездә тикшерүчеләр андагы төрки мөселманнарның дини фәлсәфәсендә суфыйчылык карашлары өстенлек итүен раслап килә. Төрки суфыйчылыкның тамырлары борынгы фарсы мәдәниятенә тоташа. Моның мисалларын кабер өсте корылмалары материалында күрергә мөмкин. Мәсәлән, суфыйлар аскетизмы белән тулы фарсы телендәге шигъри эпитафик поэзия текстлары 1928 елда Каракалпак Республикасының Хуҗайлы һәм Шомакай төбәкләрендә табыла.* (* Есбергенов X. Намогильные камни из Кетен-Калы и Мазлумхансулу с надписями музатилитского толка // Вестник Каракалпакского филиала Академии Наук Узбекской ССР. Нукус… – 1976.– №2. – С.75-81.) Шундый ук эпиграфик язмаларының берсе 1971 елда әлеге регионда янә ачылды. Табыш XIII-XIV гасырларга нисбәтле шәһәрлек җимерекләрен өйрәнгәндә мәгълүм булды. Әлеге эпиграфик плитә Алтын Урданың бер өлкәсе булган Хәрәзем осталарының кулы белән эшләнгән. Ул ләүхә заманында дөрбә стенасына беркетелгән булса да, архитектур формасы ягыннан XV-XVI гасыр татар кабер ташларына охшаш сыйфатларга ия. Плитә йөзлеге куе зәңгәр төскә буялып, язулары ак, текстның чикләү сызыклары зәнгәрсу, куе яшел төсләр белән сызылган. Гомумән, мондый төсләр белән эшләнгән чынаяк плитәләрне дөрбәләр һәм мәчетләрне бизәү өчен кулланганнар. Аларның төсле үрнәкләре Шәһре Болгарның да мәчет, дөрбәләрен зиннәтләүдә файдаланылганлыгын археологик табышлар раслый.* (*Смирнов А.П. Среднеазиатские элементы в архитектуре… – С.3-37.) Хәрәземдә (Каракалпак республикасы) 1971 елда табылган эпитафик плитәнең йөзлегендә иске фарсы телендә фәлсәфи шигырь язылган.* (* Есбергенов X. Намогильные камни… – С.77. Әлеге шигырь иске фарсы телендә булып, аны урыс теленә тәрҗемә итеп бастырганнар.) Аның эчтәлеге татар теленә күчергәндә түбәндәгечә яңгырый:
Без бу дөньяны ташлап киттек,
үзебез белән бергә йөрәгебезне дә алып киттек.
Без бу фани дөньяда торганда,
йөрәгебез дә шунда типте.
Ни хәл булса да,
без инде үлем тырнагына эләктек.
Ни аяныч, без бу дөньяны
дөрес аңламаганбыз.
Әдәбият галимнәре шигырьдә суфыйчылыкның мотазаллит карашлары чагылуы хакында яза.* (* Шунда ук. – Б.79.) Фәнни әдәбиятта суфыйчылыкның мотазаллит юнәлешенең эчтәлек ягыннан рәсми исламнан атеизмга якынлыгы күбрәк булу хакында да фикер йөртелә.
Урта Азия ислам фәлсәфәсендә суфыйчылыкның теоретик карашларының башы VIII-IX гасырларда барлыкка килеп, X-XI йөзләрдә ныклап үсеш ала. Аның асыл фикере – кешене Аллаһка инандыру куркыту юлы белән түгел, үз аңы аша килүе фарыз, дигәнгә кайтып кала. Шул сәбәптән суфыйчылык рәсми Ислам белән каршылыкка керә һәм суфый теоретиклары урта гасырларда шәфкатьсез эзәрлекләнүләргә дучар була. Урта гасырларда феодализм мөнәсәбәтләре халык массаларын изүне көчәйткән бер вакытта, суфыйчылыкның акыл хөрлеген өстен күрү-өйрәтүләре җәмгыятьтә киң таныла. “Шушы нигездә, – дип яза каракалпак галиме Х. Есбергенов, – Урта Азиядә Әбүгалисина, әл-Бируни, Исмәгыйль Җүрҗани кебек даһи фикер ияләре туган”.* (* Шунда ук. – Б.80.)
Төрки дөньяда суфыйчылык фәлсәфәсе таралу, үсү аның бөтен мәдәниятенә йогынты ясый. Шул исәптән тәңречелек дине белән бәйле кабер, күмү йолалары төркиләрдә, нигездә, сакланса да, шәехләргә табыну элементлары белән баетыла. Суфыйчылык өйрәтүләренең тәэсире төркиләрнең кабер өсте корылмаларына нык керә һәм үсә бара. Яңа фәлсәфә өйрәтүләре нигезендә, кабер өсте корылмаларында яңа формалар ачыла, җәелеп китә. Кабер ташларының эчтәлекләрендә дә үзгәрешләр туа, мәрхүмнәргә куелган һәйкәлләр үрнәгендә зур дөрбәләр барлыкка килә.
Идел буенда дөрбәләр, кабер ташлары кую гадәте,бары Алтын Урда дәүләте төзелгәч, аның матди һәм рухи мәдәниятенә хас буларак барлыкка килә.* (* Червонная Светлана. Мусульманская эпиграфика (резные надгробные камни) в Крыму // ТА. – 1997. – №1. – С.111.) Шушы сәбәптән Алтын Урда, монгол дәүләте булмыйча, мөселман, татар, төрки дәүләте буларак барлыкка килә һәм яши. Аны монгол дәүләте дип сөйләп йөрү, язу наданлык, татар тарихын фальсификацияләү билгесе булып тора.
Алтын Урдада Караханилар дәүләтендә туган әдәби тел, әдәбият, сәнгать, һөнәр, татарныкы булып, аның 150 дән артык шәһәрләрендә һәм киң далаларында – борынгы төркиләрнең ата-бабалары туфрагында үскән. Аның туфрагына баскан барлык ятларның бу җирләргә претензия-дәгъваларының бер нигезе дә юк.
Яңа дәүләтнең киң өлкәләрендә 1280 еллардан башлап кабер өсләрендә Караханилар дәүләтендәге кебек кабер ташлары, кабер өсте дөрбәләре барлыкка килә, корыла башлый. Алар ата-бабалар культының чагылышы булып торалар.
Караханилар җирендә сакланган иң борынгы дөрбә 892–907 елларда Бохарада яшәп, Бәлх өлкәсе белән идарә иткән Исмәгыйль Самани исемле әмир тарафыннан, үз атасының кабере өстенә корыла, соңыннан Самани әмирләренең гаилә каберлегенә әйләнә.* (* История Узбекской ССР. Т.I. – Ташкент, 1967. – С.340.) Мондый дөрбәләр Урта Азия өлкәләрендә аннан соңгы дәверләрдә дә күп корылган. Бу заманнаргача сакланып калганнарыннан: Өргәнеч шәһәрендә XII йөздә төзелгән Фәхретдин Рази, шул ук дәвердә хәзерге Кыргызстанда сакланган Шаһ Фазыл, Тирмиз шәһәрендәге Хәким әт-Тирмизи, Өргәнечтә XIV гасырда төзелгән Туграбик ханым, Нәҗметдин Көбри дөрбәләре һ.б. санап үтәргә була.* (* Исторические памятники ислама в СССР. Духовное управление мусульман Средней Азии и Казахстана. – Ташкент (Альбом чыгу елы 1960 елларда булса кирәк, күрсәтелмәгән. С М.Ә.); Армарчук. Мавзолей Тюрабек-ханым… ТА. – № 1-2, 2002.)
Дөрбәләрнең төзелү тарихлары да кызыклы. Мәсәлән, 1166 елда вафат булган суфый, төрки дөньяның бөек шагыйре Әхмәт Ясәви каберенә Урта Азия әмире Аксак Тимер 1397 елда мәһабәт дөрбә кордыра башлый (ул бераз соңрак төзелеп беткән).* (* Басенов Т. Комплекс мавзолея Ахмеда Ясави. – Алма-Ата: «Өнер», 1982. – Б.18.)
Икенче бер очракта Әхмәт Ясәвинең үзенең яраткан шәкерте Хөсәен бәкне ислам тарату өчен күчмәләр арасына, далага җибәрүе хакында хәбәр бар.* (* Сибгатуллина А. Суфизм в татарской литературе (истоки, тематика и жанровые особенности). Автореф. дисс… доктора филол. наук. – Казань, 2000. – С.21.) Без бу Хөсәен бәкнең истәлеген Дим елгасы буендагы мәгълүм бер урын белән бәйләп карарга җөрьәт итәбез.
Уфа шәһәреннән ерак түгел Чишмә станциясе янында, Дим елгасы буендагы татар зиратында Хөсәен бәк истәлегенә корылган дөрбә һәм аның каберенә дип 1339 елда куелган кабер ташы саклана (4 нче рәсем). Ташның тексты вакытлар узу белән нык кына җуелган була. Ләкин 1911 елда, Уфадагы Диния нәзарәте вәкилләренең тырышлыгы белән, Хөсәен бәк эпитафия текстыннан мәрмәр плитәгә дубликат ясалып куела. Бүгенге көндә Хөсәен бәк эпитафия текстының өч версиядә укылышы мәгълүм.* (* Юсупов Г.В. Введение в булгаро-татарскую эпиграфику. – М. – Л.: Изд-во АН СССР, 1960. – С.111-119.) Шулардан эпиграфист Һарун Вәли улы Йосыповның тексты дөреслеккә иң якыны дип таныла ала. Бу эпитафик язманың Әхмәт Ясәви шәкертенеке булуы хакында без түбәндәге фактлардан чыгып фикер йөртәбез: текстта Хөсәен бәкнең Төркестаннан булуы һәм аның Тирсәси исемле тәхәллүсе кызыклы. Тирсә – мөселман түгел дигән сүз. Тирсәси исә мөселманнар булмаганнар илендә (мәсәлән XIV йөздә Уралда) яшәүче дигәнне аңлата. Димәк, Хөсәен бәк Гомәр бәк улы әт-Төркестани, әт-Тирсәси дигән тәхәллүсләрдән Хөсәен бәкнең Төркестаннан килгән дәгъвачы икәнен фараз итәргә мөмкин.
Кабер ташындагы язмага кагылышлы бер иске кулъязмада игътибарга лаек мәгълүмат бар. Түбәндә текстның хәзерге графикага күчерелешен бирәбез. Ул кулъязма 1840 елларда Мишәр Казаклары авылында язылган:
«Өфе өязендә вә йәнә Дим буйында Кара Йагкуб авылына йакыйн бер күл бардыр. Исме Акҗират дигән күлдер. Шул күлнең йанында бер әстана бардур. Ул әстанадә Хөсәйен бәк бине Гомәр бәк Тирсәш, Төркестани әмирел-кәбир, вәзир әгъзам башы очуна ултуртылмыш ташны Бохарадан унике үгүз илән килтүрмешләрдүр; әстанасинең бер йагында, йәгъни мәгъриб тарафында, Танай хаҗидур, кызы Өммегөлсем, кыз карындашы Зөлфокардур, әнкәсе Зөләйхадур. Хөсәен бәкнең башы очыйна куйган ташның бер йагында буйлә дәйү йазылгандыр: Ари әд-дөнйа хараба багтабари, фәла-и-бакый модат билкарари…».* (* Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Галимҗан Ибраһимов исм. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Кулъязмалар һәм текстология бүлеге Мирасханәсе: 39 кол. – 1 тасвир. – 6382 сак. бер.)
Китерелгән фактлар Чишмә станциясе янындагы татар зиратында истәлек-дөрбәнең Әхмәт Ясәви шәкертенеке булу файдасына әһәмиятле аргументлар булып тора.
Чишмә төбәгендәге икенче дөрбә Тирмә авыллары кырында тора. Ул инде күптән җимерелеп бетсә дә, аны соңгы заманнарда торгызганнар (5 нче рәсем). Зәки Вәлидинең язмаларына караганда, ул Себер ханы Ибәкнең (Ибраһимның) атасы Мәхмүтәк кабере өстенә 887/1482 нче елда корылган булган. Ихтимал, бу шулайдыр да, чөнки дөрбә инде Нугай Урдасы дәверенә карый, Болгар шәһәрендәге (6 нчы рәсем), Төньяк Кавказдагы, Кырымдагы дөрбәләрдән эшләнеше белән нык калыша. Кырымда Бакчасарай янында Чуфут кала дигән урында Алтын Урда ханы Туктамыш кызы Нәнкәҗан ханым (7 нче рәсем) һәм Шаһбәй дөрбәләре, Төньяк Кавказдагы Плиево исемле ингуш авылы янындагы Кырымнан чыккан Бәк-Солтан Ходайназ улы (1406 ел) дөрбәләре (8 нче рәсем)эшләнешләре ягыннан Шәһре Болгардагы кечкенә дөрбәләргә якын торалар. Шул ук рәткә Дим буендагы Себер ханы Мәхмүтәк дөрбәсе дә якын.
Урта Азиядә суфыйчылык фәлсәфәсе буенча формалашкан дөрбәләр кору сәнгате Алтын Урданың бөтен өлкәләренә дә үтеп кереп, алар һәркайда да корылганнар. Аларның Воронеж өлкәсендәге татар шәһәрләрендә булулары хакында археологик казылма табышлары да раслап тора. Дөрбәләрне кемнәр өчен төзегәннәр соң? Алтын Урда җирлегендәге материаллар моңа түбәндәгечә җавап бирәләр:
1. Алтын Урда белән идарә иткән ханнарга;
2. Ханнарның балаларына, нәсел ыруына, хатыннарына;
3. Атаклы суфыйларга, ислам миссионерларына.
Дөрбәләрдә суфыйлар урнашып, алар мәрхүмнәр истәлегенә, рухына Коръән уку белән яшәп көн күргәннәр.
Алтын Урда дәвереннән калган татар дөрбәләренең төзелешләре, архитектурасы ягыннан игезәк туганнарының үрнәкләре Урта Азия, Төркия, Кавказ өлкәләрендә дистәләрчә мисалларда күренә. Мәсәлән, Шәһре Болгардагы Кара Пулат дип йөртелгән архитектура истәлеген генә алыйк (9 нчы рәсем). Ул бинаның нәрсә булганлыгы турында фәндә төрле карашлар булды. Берәүләр аны хан сарае, икенчеләр хөкем йорты, өченчеләр исә дәүләт архивы, дүртенчеләр мәчет дигән билгеләмәләр куйды. Безнең фикеребезчә, бу Алтын Урда ханнары ыруына нисбәтле дөрбә. Ул дөрбә дә каядыр 1340–1350 елларда корылган.* (* Татарский энциклопедический словарь. – Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. – С.646.) Кара Пулат үзенең төзелеш формасы белән Төркиядәге Солтан Сөләйман, Солтан Баязид, Солтан Габделхәмид (10 нчы рәсем) дөрбәләренә якын тора. Шулай ук аның Урта Азиядә Фәхретдин Рази (Өргәнеч), Шаһ Фазыл (Кыргызстан), Рухабад (Сәмәрканд (11 нче рәсем)), Казый-Заде-Руми (Сәмәрканд) һ.б. тарихи дөрбәләргә якынлыгы күренеп тора. Кара Пулат янында табылган Сабар илче Бораш бәк кызына 1291 елда куелган кабер ташы аның бу дөрбәгә бәйле булырга тиешлеге турында фикер уята. Ни өчен дигәндә, бәкләрнең Болгарда 1243–1250 елларда яшәгән Батый ханның кардәшләре булу ихтималы зур. Болгар шәһәрендәге Кара Пулат Алтын Урда дәверендәге кала зиратында урнашкан. Ул зиратта моннан тыш кечерәк күләмле, ләкин архитектура композициясе ягыннан шулай ук Урта Азия, Төньяк Кавказдагы, Кырымдагы һәм Уфа янындагы дөрбәләргә охшаш булган Олы дөрбә һәм Кече дөрбә дигән биналар сакланып калган. Алар Кара Пулаттан кечерәк булсалар да, бүтән төбәкләрдә сакланып калган шундый ук бина типлары системасында Алтын Урданың бердәм архитектура стиле хасил иткән дөрбәләр тибына керәләр.
Алтын Урда дәүләтенең шәһәрләрендә, аеруча башкала булып торган Иске Сарай һәм Яңа Сарайларда бай архитектура чишелешләре белән эшләнгән зур дөрбәләр корылган булган. Европа сәяхәтчеләре Алтын Урда ханнарының Идел буенда зур биналардан торган зират комплексы булуы хакында язып калдырган.* (* Егоров В.Л. Историческая география Золотой Орды в XIII-XIV вв. – М.: Наука, 1985. – С.117.) Әлеге урынны бу заманда да «Хәрабәле» дип атап йөриләр. Моннан тыш, Яңа Сарай шәһәре җимерекләре арасында зур-зур дөрбә калдыклары булу хакында мәгълүматлар җитәрлек.* (* Рәхим Г., Газиз Г. Татар әдәбияты тарихы. Икенче басма. – Казан, 1925. – Б.68-69; Челеби Эвлия. Книга путешествия. – М., 1972. Выпуск 2. – С.140-141.)
Дөрбәләр татар мәдәниятендә әле бик начар өйрәнелгән истәлекләр рәтенә керә. Алар бүгенге көнгә кадәр юньләп барланмаган да. Әлбәттә, дөрбәләрнең татар мәдәниятендә таралышына XVI йөздән соң булган тирән тарихи сәбәпләр комачаулаган. Ләкин Төркиядә һәм Русия кулына XVIII-XIX йөзләрдә генә кергән Кырымда, Урта Азия якларында дөрбәләр кору бик нык үсеш алган. Татарстанның Алтын Урда дәүләте чорында төзелгән дөрбәләре белән төрек, азәрбайҗан, казак, үзбәк, каракалпак дөрбәләре арасында форма һәм эчтәлек ягыннан тәңгәллек күзәтелә.
Төрек халкының дөрбәләре бу заманда яхшы өйрәнелгән. Алар барчасы тупланып, паспортлаштырылып, аерым белешмәләр рәвешендә матбугатка да чыгарылган.* (* Bayrak Orhan M. Turbeler sozlugu.– Baski: 1998, Mezarliklar Vakpi Yayvlari, 1998.;) Төрек дөрбәләренең бөтен ишләре барлангач, татарның исән калган андый кабер корылмалары үрнәкләрен дә җитди өйрәнү мөмкинлеге туды. Татарның да урта гасыр дөрбәләре төрекләрнеке кебек үк аерым атаклы кешеләрне җирли торган урын булган дип ышанып әйтә алабыз. Шулай ук Урта Азиядәге дөрбәләр белән татарныкы арасында охшашлык зур. Тик христианнар кул астында милли һәм дини изелү татарның бу мәдәниятенең үсешен гарипләтеп, юкка чыгу хәленә китерде.
Тарихи планда татар дөрбәләренең җимерекләре фәкать археологлар тарафыннан гына узганда-барганда өйрәнелә. Ләкин архитектура, декоратив сәнгать материаллары буларак алар әлегә канәгатьләнерлек дәрәҗәдә тикшерелми. Бу очракта санаулы берничә хезмәтне күрсәтергә мөмкин.* (* Валеев Ф.Х., Валеева-Сулейманова Г.Ф.. Древнее искусство Татарстана. – Казань: ТКИ, 2002; Смирнов А.П. Волжские булгары. – С.208-209 и др.)
Татар тарихында сакланып калган дөрбәләрнең иң зурысы булып Шәһре Болгардагы «Кара Пулат» исеме белән мәшһүре тора. Кара Пулатның дөрбә буларак башлангыч чордагы декоратив бизәк элементлары югалган инде. Аның бинасының зурлыгы Истамбулдагы атаклы төрек солтаннары булган Сөләйман Шәүкәтле, Баязид II, Габделхәмид дөрбәләреннән әллә ни ким түгелдер. Алар кебек куб формасына сигез кырлы катлам үстереп, өсте гөмбәз сыман итеп ябылган. Ләкин бизәлеш ягыннан алар белән һич ярышырлык хәлдә түгел. Төрекнең күп кенә дөрбәләренең сакланышына карап, Кара Пулатның да төзек чагын җиңел күз алдына китерергә мөмкин. Андый типтагы Урта Азия һәм Төркия дөрбәләренең эчке бизәлеше түбәндәгечә бәян ителә.
Бинаның эчке төзек дүрт кырлы торышы, аннан өстәрәк түгәрәк барабан рәвешендә килеше, өстә гөмбәз сыман төгәлләнгән түбәсе, зәңгәр эре орнаментлар белән ихаталарның бизәлеше, чынаяк кирпечләрдән эшләнгән декоратив терәү баганалары, металлдан бизәкләп эшләнгән тәрәзә рәшәткәләре мәһабәт бер илаһи күренеш хасил итәләр. Дөрбә идәненә яткырып, горизонталь рәвештә тезелеп киткән солтаннарның табутлары тора, һәр табутның баш ягы стенасына мәрхүмнәрнең исем-тарихлары матур каллиграфик сөлес почеркы белән язылган, ян стеналарында иман кәлимәләре эре итеп язылган, кырлары төрле үсемлек орнаментлары белән бизәлгән. Табутның баш тарафы бер 30 см чамасы биегрәк. Табут өсләренә келәмнәр ябылган. Табутлар биеклеге идәннән алып 150-190 см җитә. Әлбәттә, дөрбәләрнең зиннәтләнеше хөкемдарларның хәзинә капчыгына бәйле булган. Язмаларга караганда, Аксак Тимернең дөрбәсе бик зиннәтле эшләнгән. Кырым ханнарының күбесенең дөрбәләре сакланмаган, каберләре өстендә зиннәтләп эшләнгән мәрмәр ташлар гына куелган. (Бакчасарай кырыенда, атаклы Кырым ханы Миңлегәрәйнең һәм Чуфут кала өстендә Алтын Урда ханы Туктамышның кызы Нәнкәҗанның ябык дөрбәсе саклана.)…

Казан шәһәре һәм аның тирәсендәге, Татарстан зиратларында XVIII-XX йөз башларыннан калган дөрбәләр, башка төбәктәге татар зиратлары, Касыйм шәһәре дөрбәләре һ.б. турында журналның август (№8, 2016) санында укыгыз. (+ФОТОЛАР)

 


Комментарий язарга