Каюм Насыйри (Габделкаюм Габденнасыйр улы Насыйров) 1825 елның 2(14) февралендә Казан губернасы Зөя өязе Югары Шырлан авылында (Татарстанның хәзерге Яшел Үзән районы, Кече Шырлан авылы) руханилар нәселеннән булган мулла Габденнасыйр Хөсәенов гаиләсендә дөньяга килә. Башлангыч белемне әтисе мәктәбендә ала, 1841 елда укуын Казанда дәвам итә. Мәгърифәтче, галим, реформатор булып өлгерә.

К.Насыйри музее Иске Татар бистәсенең үзәгендә – Казанның иске өлешендә, Париж Коммунасы урамында (элекке Печән базары урамы) урнашкан. Бу тарихи-архитектура һәйкәле 1979 елда янгын вакытында көлгә әверелгән йортның элеккеге урынында, бинаның чын үрнәге буенча, 1991–1995 елларда кабат торгызылган. К.Насыйриның туганы Мөхәммәтбәдигъ Хөсәеновның XIX гасырның 50–60 елларында төзелгән йорты – Казанда беркайчан да үз өе-почмагы булмаган галимнең көн иткән соңгы урын була. Монда ул 1887 елдан алып соңгы көннәренә кадәр (1902 ел) яшәгән. Мөхәммәтбәдигъ Хөсәенов ерак түгел урнашкан Ак мәчеттә (хәзерге «Галия» мәчете) азанчы була.

20210811_102637

Азанчы Мөхәммәтбәдигъ йортының Ишегалды төзелеше – капка һәм ян капка, беседка, керү ишеге урыннары өлешчә сакланган. Җәяүлеләр сукмагы да бу йортта яшәүчеләрнең маршрутларын кабатлый, шуңа музей территориясе экспозициянең дәвамы булып тора. К.Насыйри йортның урамга аерым чыгу юлы булган ике бүлмәсендә гомер иткән. Шуларның берсе, чордашлары язмалары буенча, мемориаль бүлмә буларак торгызылган.20210811_102523

Әлеге бүлмәнең түрендә язу өстәле тора, аның өстендә язу әсбаплары, керосин лампасы һәм шәмдәл, кубыз, курай бар. Шулай ук өстәлдән ерак түгел, диварда скрипка, мандолино да урын алган. Истәлекләр буенча, К.Насыйри әлеге уен кораларында уйный белгән, музыкага һәвәс кеше булган. Язу өстәлендә аның кулы белән күчереп язылган гарәп телендәге китап бар – кайчандыр әтисе мулла Габденнасыйр яза башлаган, аннары балалары, аның эшен дәвам итеп, бастырып чыгарган «Утыз вәгазь» китабы ята. Шулай ук биредә галимнең үз кулы белән төзегән нәсел шәҗәрәсе белән дә танышырга мөмкин. Әтисе һәм әнисе ягыннан тугыз буынга кадәр җентекле төзелгән ул. Каюм Насыйриның тамырлары хан заманына, Болгар шәһәренә барып тоташа. Шуңа да ул кайвакыт «Әл Шырдани», «Әл Болгари» тәхәллүсләрен дә кулланган. Әлеге шәҗәрә 200 данәдә Казан университеты басмаханәсендә дөнья күргән, музейда бу хакта чек нөсхәсе дә саклана. Өстәлдәге башка кулъязмалар рәтендә әдипнең паспорты да урын алган. Рус телендә язылган әлеге документта шәхеснең кайсы дин вәкиле булу турында графа да бар. Каюм Насыйри паспортында «магометянин», ягъни Мөхәммәт пәйгамбәр өммәтеннән дип язылган.

20210811_103649

20210811_103758

20210811_110134-1

 

К.Насыйри кайвакыт балаларга хосусый дәресләр биргән, экспозициядәге мәктәп тактасы, күрсәтмә әсбаплар куелган кечкенә өстәл әнә шул турда сөйли. Шәкертләре истәлекләре буенча, тәбәнәк өстәл артында аякларын бөкләп, китап-язуларга күмелеп утыра торган булган ул. Кием-рәвешендә килгәндә, башыннан кәләпүшен салмаган, диләр. Яшь егетләр төсле, кәләпүшен артка чөеп кия торган булган. Гомумән, Каюм бабай хөр һәм яшь күңелле кеше булган.

Рус галимнәре белән күп аралашкан, университет даирәсендә кайнаган кеше буларак, әдип «урысча» киенгән. Бистә халкы, аңламаган кешеләр, аның болай киенү рәвешен, рус телен яхшы белүен өнәп тә бетермәгәннәрдер. Юкка гына «сукыр Каюм» кебек кушамат тарихтан калкып чыкмый. Каюм Насыйри чыннан да бер күзгә сукыр, икенче күзе кылыйрак булган. Шуңадыр фотосурәткә төшүдән баш тарта, гомумән, журналист халыкыннан мөмкин кадәр ерак тора торган булган. Аның фоторәсеме сакланмаган. Вафатыннан соң, шәхеснең төс-кыяфәтен тарихка кертеп калу өчен, замандашлары сүзләре буенча Каюм Насыйриның үзенә бик охшаш туганын рәсемгә төшерәләр. К.Насыйриның бу рәвешчә «торгызылган» әлеге сурәтен күргәч, шәкертләренең берсе: «Каюм абзый бит бу!» дип кычкырып җибәргән имеш.

Каюм Насыйри заманында өйләнгән, гаилә корган. Әмма хатыны да, баласы да каты авырудан дөнья куялар. Галим башкача өйләнми, ялгыз гомер итә. Туганнары, туганнарының балалары музейга К.Насыйри шәхесе белән бәйле бик күп әйберләр тапшыралар. Алар арасында Каюм Насыйри үз кулы белән ясаган кул таягы да бар. Шома итеп эшләнгән, яндырып бизәлгән әлеге таяк күренекле шәхесебезнең кул җылысын саклап, музейның түрендә тора.

К. Насыйриның кул таягы

К. Насыйриның кул таягы

Шәкертләр, галимнәр, басмаханә хезмәткәрләре һәм абруйлы сәүдәгәрләр дә, бистәнең гади кешеләре дә Каюм Насыйри яшәгән бу ямьле бүлмәнең кунаклары булганнар. Алдынгы карашлы татарларны К.Насыйриның күренекле шәхес булуы, күпкырлы эшчәнлеге җәлеп иткән. Эш кәгазьләре, чакыру билетлары, шәхси хатлар музейга килүчеләрне мәгърифәтченең аралашу даирәсе белән таныштыра. Бу кәгазь-ядкарьләр исәбендә Каюм әфәндене никах мәҗлесенә олылап дәшкән чакыру кәгазьләрен дә телгә алырга мөмкин.

Каюм Насыйри гаҗәеп киңкырлы гыйльми эшчәнлек алып барган, оста һәм акыллы кеше булган. Ул үз илебездә, үз җирлегебездә үсә торган үләннәрнең файдалы үзлекләре турында өйрәнгән, башка телләрдән тәрҗемә иткән. Алардан билгеле бер чирләргә дәва да ясый белгән. «Шифалы үләннәр» («Гөлзар вә чәмәнзар, ягъни үләнлек вә чәчәклек») китабы инкыйлабка кадәр ике тапкыр басыла. Әлеге хезмәттә шактый рецептлар китерелә, кайсы үләннең кайсы авыруга шифа бирәчәге турында аңлатыла. Бу практиканы ул үзе дә куллана торган булган. Фармацевтика белән таныш галим үзе дә дарулар ясаган. Гәрчә табиб дигән рәсми белешмәсе булмаса да, кешеләр аның янына чирләреннән дәва сорап та килә торган булганнар. Каюм Насыйриның халыкта «табиб» дигән даны да таралган. Шуны искә алып, К.Насыйри музее ишегалдында ул үз китабында телгә алган үләннәр үстерелә. Ишегалды түрендә ул яраткан кәстәнә агачы үсеп утыра.

20210811_111528

Моннан тыш, аның химия фәне буенча да белемнәре булган. Ул үзе көзгеләр ясаган, алтын һәм көмеш белән йөгертә белгән. Әле электр кулланышка кереп кенә барган заманда инде Каюм Насыйри электр ясау турында китап-аңлатма яза. Бу китапчык буенча, хәтта балалар да үзләре электр табып, аны кулланырга өйрәнә алганнар. Шулай ук галимнең хисаплык, җир эшләре һ.б. буенча да китаплары бар.

Бүгенге заманда бик популяр булып киткән диетолог һөнәре, бу өлкәдә белемнәр Каюм Насыйри өчен ят булмаган. Ул «Иршад әл-Әтбиха илә Истихдар әл-Атгима» («Наставление повару для приготовления пищи») китабында татар халкының туклану культурасын, ашау әдәбен, ризыклары турында этнограф буларак фикер йөртә. Шулай ук биредә милли ризыкларның рецептлары һәм туклану буенча киңәшләр дә тәкъдим ителә. Әйтик, кайсы ризык белән кайсын берьюлы ашарга ярамый, күпме вакыттан соң ашарга һ.б. Музейның беренче катындагы залында урнашкан туклану почмагы галимнең шушы өлкәдәге эшчәнлеге турында сөйләсә, кызыл башлы чигүле сөлгеләр, намазлыклар һ.б. салынган сандык аның киң карашлы һәм киң колачлы этнограф булуына ишарәли. Аның «Казан татарларының ышанулары һәм гореф-гадәтләре» китабы – татар фольклорын өйрәнүдә беренче зур хезмәт.

Каюм Насыйри: «Һәр кеше физик эш белән дә шөгыльләнергә тиеш», ди торган булган. Үзе исә балта эшен бик яраткан. Әдәбият, иҗат, мәгърифәтчелек өлкәсендәге эшчәнлеген кул эшләре белән бергә үреп алып барган. Экспозиииягә куелган агач һәм тимер белән эшләү кораллары, төрле тәҗрибәләр үткәрү, алтынлау һәм көмешләү өчен җиһазлар К.Насыйриның күп кенә һөнәрләрне белүенә шаһит булган чордашлары истәлекләренә дәлил булып тора. Ул китаплар тышлаган, слесарьлык һәм агач эшләрен белгән, рәссам, каллиграф-хаттат булган, географик карталар ясаган. Каюм Насыйри үзе ясаган шкафы туган авылындагы музеенда саклана.

Казандагы музее, элеккеге йорт проектына туры китереп, ике катлы итеп ясалган. Икенче катка менгәндә, безне К.Насыйри төзегән Казан губернасы картасы каршы ала. Галимнең бу өлкәдәге эшчәнлеген дә искәреп үтми мөмкин түгел. Әлеге картада үз туган авылын, нәсел башы барып тоташкан Болгар шәһәрен һәм Казанны лалә чәчәге белән аерып билгеләп куйган ул.20210811_105543

Икенче каттагы зал тулысы белән мәгърифәтчебезнең гыйльми, әдәби эшчәнлегенә, мөгаллим буларак хезмәтләренә багышлана. 16 яшендә Казанга килгән Каюм «Сәгыйть мәдрәсәсе»ндә 15 ел укый. Аннан аны христиан руханиларына татар телен өйрәтергә укытучы итеп чакыралар. Ул Казан университетына ирекле тыңлаучы итеп кабул ителә. (Инкыйлабка кадәр университетка укырга да, биредә эшләргә дә татарларны кабул итмәгәннәр. Татарның аң-белемле булуы хакимияткә кирәк булмаган). Соңрак К.Насыйри Казан университеты каршындагы Археология, тарих, этнография җәмгыятенең шәрәфле әгъзасы итеп таныла.

Музейның әлеге залында К.Насыйри язган беренче татар грамматикасы «Нәһү китабы» («Синтаксис»), татар телендәге беренче математика, география, табигать белеме дәреслекләре тәкъдим ителә. Шулай ук биредә нәниләргә татар халык әкиятләре, яшүсмерләргә «Китап әт-тәрбия», «Буш вакыт» китаплары да күргәзмәгә куелган. Заманында алар татар балалар әдәбиятын гаять дәрәҗәдә баетканнар.

К.Насыйри мәктәбе интерьерының экспозициядә күрсәтелгән фрагменты галимнең сурәтләүләренә нигезләнеп реконструкцияләнгән. Дәүләт карамагында булган һәм татар балалары өчен беренче дөньяви белем бирү мәктәбенә нигез салу – аның гамәли педагогика өлкәсендәге эшчәнлегенең иң югары ноктасы. Каюм Насыйри Казанда татар балалары өчен мәктәп ача. Һәр фәннән – алгебра, химия, физика, география һ.б. дәреслекләрен үзе яза. Мәктәп алты ел эшли. Мөгаллим өчен бик авыр чор була ул. Аны бөтен җирдә куалар, гел күченергә туры килә. Галим Радлов белән дә бәхәскә керә. Тырышып-тырмашып 107 балага белем бирүгә ирешә ул. Әлеге балаларның исемлеге музейда саклана. Мәктәп ябылып бер ел үткәч, Казанда «Татарская учительская школа» ачыла. Бу уку йорты ачылышына нәкъ менә Каюм Насыйри оештырган мәктәп этәргеч бирә.

Шуннан соң К.Насыйри калган гомерен гыйльми эшчәнлеккә, иҗатка багышлый. Кырыктан артык хезмәт яза. Әмма аның тагын бер олы хыялы, изге максаты була – ул татар телендә гәҗит чыгарырга тели. Хәтта аның проектын да төзегән ул. Үзе исән чакта бу максат чынга ашмый кала. Бу хыялын соңрак күренекле җәмәгать эшлеклесе, язучы Г.Исхакый тормышка ашырган. Исемен, К.Насыйри тәкъдим иткәнчә, «Таң йолдызы» дип билгеләгән.

Алай да татарча гәҗит чыгару хыялын өлешчә тормышка ашыра К.Насыйри. Ул популяр татар календарьлары авторы буларак киң танылу ала. Алар 24 ел дәвамынла татарларга киң мәгълүмат җиткереп, фәнни белемнәрне пропагандалап, туган телдә вакытлы матбугат вазыйфаларын үтәп килгәннәр. Ел саен дөнья күреп килгән әлеге календарьларда нинди төр мәгълүмат кына юк! Намаз вактытлары, ярминкә көннәре һәм урыннары, рецептлар, файдалы киңәшләр һ.б. Әлеге басмалар ул чор кешеләре өчен бик ышанычлы белешмәлек тә булып торганнар.

К.Насыйри чын мәгънәсендә энциклопедик галим булып санала. Ул үзеннән соң 40 басма китап һәм күп санда басылып өлгермәгән хезмәтләр калдыра. Гуманитар фәннәрнең аңа кадәр татарларда өйрәнелмәгән күп кенә юнәлешләренең сукмак башында Каюм Насыйри тора. Ул – хәзерге татар әдәби теленә нигез салучыларның берсе, татар теленең беренче аңлатмалы сүзлеге авторы, ике телле сүзлекләрне төзүче, татар тарихы һәм этнографиясе, археология һәм фольклор буенча материаллар җыючы.

Болар хакында К.Насыйриның залда урын алган хезмәтләре сөйли, алар арасында аның шәхси мөһерләре куелган китаплар мемориаль экспонатлар буларак аеруча кадерле: «Гөлзар вә чәмәнзар» (1896), «Китап әт-тәрбия» (1898), «География дәреслеге» (1899) һ.б. Үзе исән чакта басылган әсәрләреннән «Арифметика дәреслеге» (1873), «Фәвакиһел-җөл әса фил-әдәбият» (1884), «1893 елгы календарь», «Әнмүзәҗ» (1895), «Әфсанаи Гөлрух вә Камәрҗан» (1896), «Әхлак рисаләсе» (1898) һ.б. китаплары да музей залында урын тапкан.

Каюм Насыйри – әдәбият өлкәсендә хезмәтләре, әдәби иҗаты белән үзеннән соң килгән бик күп талантлы татар язучыларына остаз булып торган игелекле мәгърифәтче. Аның хезмәтләре Г.Тукайга, Ф.Әмирханга, Г.Камалга һ.б. бөекләребезгә, аларның иҗатына зур тәэсир ясаган. Музейда әлеге каләм әһелләренең бу хакта истәлекләренә дә урын бирелә.

Милләт язмышында үзеннән якты эз калдырган Каюм Насыйри турында онытырга хакыбыз юк. Әдипнең музейлары да шушы игелекне бурычны күз алдында тотып эшли һәм һәркемгә капкаларын ача.

20210811_105324

20210811_105414

20210811_105642

20210811_110434

20210811_110652

20210811_110940

pck8dijounk

 

 

Лилия ГЫЙБАДУЛЛИНА

«Мәйдан» №9, 2021 ел.


Комментарий язарга