Логотип «Мәйдан» журналы

Татар ашлары йорты салаты

Кирәкле ингредиентлар: аргамак (ысланган елкы ите) — 40 г, салат яфрагы — 40 г, шампиньон — 25 г, авокадо — 20 г, кыяр — 20 г, казылык — 10 г, бизәү өчен вак помидор, киптерелгән күмәч кисәкләре. Соус...



Кирәкле ингредиентлар: аргамак (ысланган елкы ите) — 40 г, салат яфрагы — 40 г, шампиньон — 25 г, авокадо — 20 г, кыяр — 20 г, казылык — 10 г, бизәү өчен вак помидор, киптерелгән күмәч кисәкләре.






 Соус өчен: яшел суган — 60 г, лимон — 60 г, соя соусы — 45 г, бал — 30 г, горчица — 30 г, сарымсак — 5 г, имбир — 5 г.




Эш барышы: Казылык белән аргамакны (ысланган елкы итен) озынча итеп, авокадо, кыяр, шампиньонны телемләп турыйбыз, салат яфракларын өзгәлибез. Барысын бергә соус салып болгатабыз.



















Табынга чыгарганда, вак помидор һәм киптерелгән күмәч кисәкләре белән бизибез.




Соус өчен кирәкле булган ингредиентларны блендерда ваклатабыз.








Комментарийлар