ТАССРның 100 еллыгы сайтында «Татар дөньясы» дигән уникаль китап пәйда булды. Басма китап укучыларны татар халкы тарихының төп вакыйгалары буйлап мавыктыргыч экскурсиягә чакыра.

987bd74ff2114eff010db6610d916884Китапның нигезенә тарихи документлар, тикшеренүләр һәм фәнни эшләр салынган, әмма шул ук вакытта материал гади һәм кызыклы итеп язылган. Басмада уникаль документлар һәм вакыйгаларны ача торган матур иллюстрацияләр, картографик материаллар, репродукцияләр һәм фотографияләр күп.

Басма дүрт бүлектән тора: «Тарих һәм хәзерге заман», «Татар цивилизациясе», «Традицион мәдәният: гасырлар бәйләнеше», «Милли мәдәният: мәңге тере иҗат». Авторлар татар халкының тарихы һәм мәдәнияте турында төп мәгълүматны бирә.

Традицион татар мәдәнияте хуҗалык һәм көнкүреш, гаилә гореф-гадәтләре, халык декоратив-гамәли сәнгате, рухи мәдәният, бәйрәмнәр тупланмасының осталык һәм тәҗрибә үзәге буларак китерелә. Китап киң даирә укучыларга тәкъдим ителә.

 

Фото: http://100tatarstan.ru/
https://tatar-inform.tatar/news/letters/14-07-2020/tassrny-100-ellygy-saytynda-tatar-d-nyasy-dig-n-unikal-kitap-p-yda-buldy-5756683

Комментарий

  1. Афэрин! Бик яхшы булган!
    Куптэн кирэк hэм кубрэк кирэк мондый китаплар, hэр мэктэп, авыл, район узэге hэм шэhэр китапханэлэрендэ житэрлек санда булсын иде бу китап. Китапханэчелэр, укытучылар аны мавыктыргыч итеп укучыларга тэкъдим итсеннэр иде. Бу басма миллэтебезне hэм телебезне саклуда зур роль уйнар дип уйлыйм


Комментарий язарга