Логотип «Мәйдан» журналы

Ташлар

Таш кисәге тәгәрәдеӨзлеп китеп керфектән...Йөрәктәге ташлар чыга,Яшерә алмый битлек тә. Тынып калган төнге урам...Утлар чагыла яшь аша.Бушансын, дип юатмыйлар,Уйлар буген саташа... Караңгылы...

Таш кисәге тәгәрәде
Өзлеп китеп керфектән...
Йөрәктәге ташлар чыга,
Яшерә алмый битлек тә.
 
Тынып калган төнге урам...
Утлар чагыла яшь аша.
Бушансын, дип юатмыйлар,
Уйлар буген саташа...
 
Караңгылык урап алып,
Яшерә кеше күзеннән.
Тимәсеннәр! Җанны баскан
Ташлар ага күңелдән.
 
Яфракларны таптап үтәм.
Таптап... Атлыйм үземә.
Җил дә исми, тынып тора.
Ялгыш иссә, бүленәм...
 
Нәни генә йөрәк. Ләкин
Бушый алмый төн уза.
Йөрәктәге ташлар янә
Битләремдә юл сыза...
 
Айзирә Әсләхетдин кызы Имамова (Бадикова) 1992 елның 24 сентябрендә Актаныш районы Иске Теләкәй авылында туа. Башта туган авылында, аннан Актаныш кадет мәктәбендә укый. Казан дәүләт технология университетында белем алган. Мәктәп елларында ук шигырьләр, хикәяләр яза, район һәм република конкурсларында җиңүләргә ирешә. Тәүге әсәрләре «Актаныш таңнары» газетасында дөнья күргән. Шәриф Камал исемендәге премиянең махсус бүләге иясе. «Ләйсән» әдәби берләшмәсе әгъзасы. Кияүдә, Чаллыда яши.

Айзирә ИМАМОВА


Фото: Айзирә Имамованың шәхси архивыннан




«Мәйдан» №3, 2021 ел.

Комментарийлар