Логотип «Мәйдан» журналы

Ташлар да дәвалый

Аларның кайберләре «чиреңне алу» белән төсен үзгәртә.

Агат (ахак) баш авыртуын баса, баш мие тамырлары кысуын (спазм), аларда кан әйләнешен, сыгылмалылыгын ныгыта. Эпилепликлар, нерв авыруыннан җәфаланучылар, бөере авыртучылар өчен файдалы.
Аметист бавыр авыртканда, тире чабыртуына каршы, аяк-кул шешенгәндә, йоклый алмаганда кулланыла. Начар энергияне үзенә туплаганнан соң, аметист төсен үзгәртә, карая, кызгылт нокталар яисә таплар, хәтта ярык барлыкка килергә мөмкин. Аметист белән маңгай сырларын юалар, сипкелне бетерү өчен файдаланалар. Яхшы төш күрер өчен мендәр астына салып яталар.
Фирүзә кан агуын туктата, төрле сулы шешләргә каршы кулланырга тәкъдим ителә. Бәхәсләрне туктата, гаиләдә тынычлык урнаштыра, тотанаксызлыктан саклый.
Гематит канны, лимфаны тазарта. Кан әйләнешен яхшырта. Бөерне, бавырны, талакны, сидек куыгын дәвалый. Яраларны, шешләрне бөтәштерә.
Опал (ак ахак) “опалус” дигән латин сүзеннән алынган, "күзне сихерләүче" дигән мәгънә бирә. Күрүне, ишетүне, иммунитетны яхшырта, көч, уңай энергия бирә.

Фото: facebook.com

 

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/raznoe/Tashlar-da-d-valiy-561637/


 
Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от awesomecontent

Комментарийлар