Логотип «Мәйдан» журналы

Ташкентта Рөстәм Яхин кичәсенә җыелган тамашачы кайбер романсларны беренче тапкыр ишетте

Ташкентта Үзбәкстан Республикасының Дәүләт консерваториясендә Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Ферүзә Халдарованың танылган татар композиторы, татар романсына нигез салучы Рөстәм Яхи...

Ташкентта Үзбәкстан Республикасының Дәүләт консерваториясендә Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Ферүзә Халдарованың танылган татар композиторы, татар романсына нигез салучы Рөстәм Яхинның тууына 95 ел тулуга багышланган концерты узды.
5057
Кичәдә Россия Федерациясенең Үзбәкстан Республикасындагы Илчелеге, БДБ эшләре буенча федераль агентлыкның Үзбәкстандагы Вәкиллеге, Татарстанның Үзбәкстандагы вәкиллеге хезмәткәрләре, шулай ук Ташкентның татар иҗтимагый мәдәни-яктырту үзәге активистлары, җәмәгатьчелек һәм яшьләр катнашты.
Кичәне Үзбәкстан Республикасы Мәдәният һәм спорт эшләре министрлыгы, Үзбәкстан милли симфоник, камера һәм халык уен кораллары оркестрлары коллективлары берләшмәсе белән бергә Үзбәкстан Республикасы Дәүләт консерваториясе оештырган.
Концерт программасына Р. Яхинның Г. Тукай, М. Җәлил, Ә. Ерикәй, М. Нугман, С. Хәким, А. Саттаров, Ш. Хөсәенов, Н. Дәүли һ.б. шигырьләренә язылган татар һәм рус телендәге романслары кертелгән иде, аларның кайберләрен Ташкент тамашачылары беренче тапкыр ишетте.
 
Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар