Логотип «Мәйдан» журналы

Ташкабак торты рецепты

Исмегөл апа Зәйнуллина үз сәхифәсендә ташкабактан торт рецептын тәкъдим иткән.Ингредиентлар: 2 уртача зурлыкта ташкабак,3 йомырка, 1 аш кашыгы өеп тоз, борыч, 3 аш кашыгы он.Ташкабакны угычтан уарга,...

Исмегөл апа Зәйнуллина үз сәхифәсендә ташкабактан торт рецептын тәкъдим иткән.

Ингредиентлар: 2 уртача зурлыкта ташкабак,
3 йомырка, 1 аш кашыгы өеп тоз, борыч, 3 аш кашыгы он.
Ташкабакны угычтан уарга, тоз салып, беразга суы чыгарга калдырырга. Суы чыккач, бик ныгытып сыгарга, шуңа йомырка, тәмләткечләр салырга, он салып артык сыек булмаган масса ясарга.



Майлы, кызган табага коймак рәвешендә салып, сүрән утта ике ягын да пешерергә. Пешкәннәренең артык маен сеңдерер өчен кәгазь салфетка өстенә куеп торырга.

Крем өчен: майонез яки каймак, 1-2 тырнак сарымсак, туралган укроп.

Барысын бергә болгатырга да ташкабак коймагы өстенә сыларга, аның өстенә помидор кисәкләре тезәргә, тагы ташкабак коймаклары һәм шулай дәвам итәргә. Дүрт ташкабак коймагы була, өстен теләгәнчә бизәп куярга була.



Фото: https://www.instagram.com/p/B0geMiKIwR_/?igshid=v3faapy8mvet

https://intertat.tatar/ash-su/tashkabak-torty/

Комментарийлар