Логотип «Мәйдан» журналы

Ташкабак коймагы

Әле ташкабаклар өлгергән чак. Аннан тәмле-тәмле төрле ризыклар пешерергә мөмкин. Менә шуларның берсе. Уртача зурлыктагы 1 ташкабакны, 2 тырнак сарымсакны, 1 суганны, 50 грамм сырны кыргыч аша чыг...

Әле ташкабаклар өлгергән чак. Аннан тәмле-тәмле төрле ризыклар пешерергә мөмкин. Менә шуларның берсе.
 
Уртача зурлыктагы 1 ташкабакны, 2 тырнак сарымсакны, 1 суганны, 50 грамм сырны кыргыч аша чыгарабыз. Ташкабакны аерым савытка чыгарып, суын сыгып салабыз.
Шушы катнашмага 1 йомырка, борыч, тоз, 3 аш кашыгы он (кукуруз, карабодай, дөге оны да ярый) кушабыз һәм майлы табада ике ягын да кыздырып пешерәбез.
 
Фото: topkin.ru
https://kiziltan.ru/

Комментарийлар