Бу яңалыкны ишеткәч, хәтәр дә кызык мәзәк ишеткәндәй, рәхәтләнеп көлдем. Ә инде ике-өч минуттан авызыма су капкан халәттә аптырап калдым…

6085

Көлмәслек тә түгел шул: имеш, сиксән биш яшьлек күршемне карчыгы ташлап киткән. Ире – хатыныннан, хатыны иреннән чыгып качканнарны күрмәгән кеше түгел мин түгелен. Замана ахырлары җиткәч ниләр булмай, фәрештәләр күлмәкләрен салып болгай, диләрме әле – хәттин ашты хәзер аларның исәбе. Өйләнешүнең генә сәбәбе берәү була: сөешү! «Яратам булгач, яратам» и бетте-китте вәссәлам! Тик менә ташлашу сәбәпләренә килсәк һәм шуларны теркәп язу ниятенә керсәк, валлаһи дип әйтәм, амбар кенәгәсенә дә сыйдырып булмаячак аларның санын. Ләкин хәзерге заманда монысының да колакны туйдырып бетергән бер зур сәбәбе бар – «чын мәхәббәтне табу», ягъни кинәт кенә икенче берәүгә гашыйк булу. Чын мәхәббәтләрен җидешәр мәртәбә тапканнарны да беләбез.
Күзеннән бертуктаусыз яшьләре агып торган, адымнары, сулышлары бөтенләй кыскарап беткән, аксаклыгы да сизелеп торган картын ташлап киткән һәм үзе дә көянтәдәй бөгелгән бу карчык та чын мәхәббәтен тапмагандыр бит алай-болай!?. «Инде өченче катка менгәнче дә биш тапкыр туктап ял итәм», – ди торган иде түгелме соң картлыгыннан зарланган чакларында? Ни җитмәгән?
Беренче мәртәбә күргәндә үк, ягъни егерме ел элек мин бу йортка күчеп килгәндә үк, бер-берсенә тотынып кына йөриләр иде бит инде алар. Бергәләп базарга, кибетләргә чыгалар, якындагы парктан урап керәләр, хәтта чүп түгәргә дә ялгыз йөрмиләр иде.
Әлбәттә инде, җәй көннәрендә ишек алдындагы эскәмиядә иде урыннары. Анда да әтәч белән тити кебек парлап утыралар иде ләбаса! Ниһаять, шунысын да өстәргә кирәктер: һәрвакыт янәшә булуларына куанып туймыйлар кебек иде…
Шулай итеп, карчык – ишек алдында күренмәс, карт саф һавада утырмас булды. Әле менә соңгы көннәрдә дә картның чүп түгәргә чыгуын күргәлим тәрәзәдән караштырып утырган чакларымда… Утыз-кырык адымдагы чүплеккә таба чиләк тотып тәпиләвен озак кына карап утырам-утырам да алдымдагы ризыкны ашап алам, чәемне эчәм, аннары кабат тышка күз төшерәм – карт кайту ягына юнәлгән…
Элеккечә сөйләшеп утырасы, хәлен беләсе килә бер килүен, әмма җае килеп бетми. Гаеп тә, гаҗәп тә түгелдер шәт, шушы яшькә җитеп, ни сәбәптән аерылышуларын да беләсе килә. Ни дисәң дә, тәкый гаҗәп хәл булып тоелды ул миңа. Сүзгә һич тә саран түгел иде бит карт: бөтен тормышын сөйләп утырганы да булды берничә мәртәбә. Яшүсмер чагыннан ук Казанга килгән, институт бетергән, бер курста укыган кызга өйләнгән, белем алуны дәвам итү дәрте белән аспирантурага кергән һәм… тагын берме-икеме елдан соң СССРга гитлерчылар бәреп кергән…
Кызыксыну дигән галәмәт әледән-әле кытыклаштырып торса да, карт янына кереп яки аны ишек алдында очратып, турыдан-туры: «Яле, Җаффар бабай, аңлатып җибәр әле, нәрсәдән килеп чыкты сезнең арада мондый кәмит, мондый мәрәкә?» – дип сорамассың бит инде!.. Картлар күңеле – пыяла, орына күрмә – уала, дигәнне дә онытмаска кирәк бит әле.
…«Орынырга» туры килмәде һәм бу галәмәт вакыйганың сере үзеннән-үзе ачылып китте минем өчен. Казан тиклем Казанда – миллионнан артык кеше яшәп яткан башкалада бу сәер «романның төп герое» – Җаффар бабайның карчыгы, юл өстемә чыгып утыргандай, үзе очрады.
Беркөн шулай, йомышым төшеп, каланың иң читендә яшәүче бер танышымның фатирын эзләп йөрим. Язмача адресы юк-югын, шулай да берничә еллар элек үзенә ияреп барганым булгач, йорты истә калган, ничәнче катта, ниндирәк ишек артында яшәве дә хәтердә кебек. Әмма кайсы подъезд, ничәнче фатир икәне онытылган бит, каһәр…
Арты өзелгән кигәвен сыман тыз-быз йөрим бит инде теге йорт янында аптырап, дистәдән артык подъездларына язылган фатир нумирларын карап – күземә күренәме дип торам – бер эскәмиядә Мәрхәбә әби утыра! Әй-йе, шул инде шул – Җаффар бабайның гомерлек хәләл җефете!
Якын килеп, каршына ук баскач, ятим чебидәй башын иеп, уйланып утырган әби күтәрелеп карады. Авызларын кат-кат мимылдатып алгач, күзләрен чет-чет йомгалап куйгач, тамагын кырып, миңа текәлде:
– Бәрәч, бәрәч… Габдрахман түгелме соң син?! Безнең очларга каян килеп чыктың болай?
Әле моннан ай чамасы гына элек «югалган» һәм аптырап калган әбинең соравы кызык тоелды. Шуңа күрәдер, җавабым да шаянрак, тузга язмастайрак булып ычкынды:
– Сезнең очларга сезнең очлардан килеп чыктым әле менә, – дидем дә нишләп йөрүемнең сәбәбен әйтеп бирдем. Аннары, араларында булган хәлләрдән бер хәбәрем дә булмаган кешедәй, үзем дә аптырагандай сорау бирдем:
– Кунакка килдеңмени, әби, бу якларга?
Мәрхәбә карчык, күрәмсең, бу сорауга әзер үк түгел иде. Авыз читләрен иягенә таба сыпырыштырып алды, аяк астына караган хәлдә башын як-якка борыштырды, аннан соң гына телгә килде:
– Бу йортта улыбыз яши бит… Шуларда мин… Әле үзе дә, килен дә, оныклар да эштә. Аларының сабыйлары йә укуда, йә бакчада хәзер. Өйдә күңелсез булгач, шушында чыгып утырам инде…
– Күңелсезрәк икән шул… – дигән булдым. – Алай булгач, бабай янына кайтасыңдыр инде. – Аннары, машинам торган якка ымлап, өстәп тә куйдым. – Кайтсаң, буш урын бар.
Әби тагын боегып китте, тагын җиргә текәлде, кемгәдер үпкәләве, рәнҗүе сизелеп торган иреннәре кабат калтыранып куйды:
– Юк, улым, кайтмам инде мин анда бүтән… Кайтып булмас… Яппарны әйтәм, сугыш вакытында хыянәт иткән ул… Шуны гомер буе яшереп яшәгән. Белми яшәдем мин аның хаинлеген.
Мин бу юлы чыннан да аптырап киттем. Укыйдыр идек бит яшь чакта: имеш, кемдер, сугыштан качып, базда унар-егермешәр ел буе дезертир булып качып яткан яки кемдер, әсирлеккә төшеп, хәрби серне саткан булган… Шундый хәлләр дә зиһен аша үтеп китте әбинең шөбһәле сүзләреннән соң.
– Нәрсә, фронтта нимесләр ягына авышкан булганмы әллә?
Карчык сискәнеп куйды, усалланып киткәндәй тоелды:
– Юк ла! Нинди нимес ди ул! Сугышка бармады бит ул. Аягыннан гаеп таптылар бит аның.
– Аңламадым, әби…
– Әйтсәм әйтим инде, миңа хыянәт иткән ул. Мин, юләр, шуны алтмыш ел буе белми яшәгәнмен.
– Нишләгән соң ул?
– Мәхәббәткә тугры булмаганнарның нишләгәннәрен беләсеңдер инде, артык яшь түгелсең…
– Шул гомер үткәч… үзе әйттеме?
– Әйтте ди! Әйтер ул сиңа… Андый хәлнең булганы булмады, дип, хәзер дә киселә керә. Антлар эчә прәме. Белдем инде мин аны, белдем, типтергән ул кызлар белән, күп типтергән, зинахур. Ул вакытта бит, энем, ирсез кызлар, япь-яшь көе тол калган хатыннар мүре иде, млиюн! Буа буарлык күп иде алар. Кулсыз-аяксыз ирләргә дә асылынырга гына торалар иде алар. Ә инде Яппарның бер генә аягы аксый иде. Анысы да сизелер-сизелмәс кенә… Хәзер генә карт маймыл төсле булгач та… теге-ни… яшь чакта бә-әк чибәр иде бит ул. Чәчбикәләрнең күз явын алырдай иде… Үзе көләч, үзе җор!..
Тыңлап-тыңлап утыргач, барысын да аңлагандай, аның сүзләрен дә җөпләгән сыман кыланып әйтеп куйдым:
– Ә-ә, алайсаң, берәр яшьлек танышы әләкләгәндер инде…
Карчык сүземне кабат юкка чыгарды:
– Беркем дә әйтмәде дә, сөйләмәде дә – үзем белдем. Әле бүгенгедәй хәтердә: төп эшеннән кайта иде дә капкалап алу белән кабат чыгып китә иде. «Кая барасың инде төнгә каршы?» – дип сорамыйча калган кичем булмыйдырые. Җилкәмнән сөя дә кочаклап тора, ишекне ачар алдыннан. «Сугыш вакыты бит, Мәрхәбәкәем, үзем дә арыйм, югыйсә, сине дә сагынып бетәм. Фронтка әзерлибез бит кешеләрне, сугышка!» – ди торганые. Мин, беркатлы бәндә, тәки ышанып яшәдем шуның ялганына.
Үзем, баш селеккәләп, тыңлавымны дәвам итәм, ә үзем бер дә кирәкмәгәнгә баш ватам: «Ничек була соң әле бу? Урыс әйтмешли, карт үзе дә сознавайт итмәгән, беркем дә әйтмәгән, әләкләмәгән, карчык үзе дә өстенә басмаган Җаффар бабайның – шулай булгач, каян казып чыгарган бу тирән тарихта калган хыянәтне?»
Карчык, уйларымны укыгандай, сүзен дәвам итте:
– Сорыйм бит инде тегеннән, нинди эш соң ул, нәрсә эшлисез соң анда төн буе, нинди оешма ул, дип теңкәсенә тиеп бетәм. Ә аның пышылдап кына биргән җавабы һәрвакыт бер була: «Тавышланма, хатын, хәрби сер ул. Беркайда, беркемгә дә әйтмәскә кушалар, ант иттерделәр», – ди. Шулай да бер төнне, баштан ук юрган бөркәнгәч, колагыма пышылдап кына: «Яшь партизаннарны психологик әзерләү группасы» дигән әтрәттә мин, диде. Аннары, ялваргандай, әйтеп куйды: «Берүк авызыңнан ычкындыра күрмә, харап булачакбыз». Шуннан соң тынычланыбрак киттем. Ни өчен дисәң, психолог дигән белгечлек белән чыкты бит инде ул институттан, аспирантурага да шул һөнәрен тагын да ныгайту, фәнни югарылыкта үстерү өчен керде… Ә-ә, әле сугыш беткәч тә… юк, бераз соңрак, ил башына Хрущев менгәч бик сагаеп кына тагын сөйләп алды. Имеш, ул чакта кайбер егетләрне, кызларны танк астына бомба тоткан килеш керергә өйрәткәннәр ул эшләгән җирдә. Хәзергечә әйтсәк, үз-үзләрен дә үтереп, башкаларны шартлатучы террористлар әзерләгәннәр андагы командирлар. Ә инде Яппар кебекләр шуларның психологик халәтләрен өйрәнеп һәм үз-үзләрен фида кылырга өйрәтеп, инандырып йөргәннәр анда… Командирлар шулай кушканнар…
– Нишлисең бит, ул чорда кеше җанын чебен җанына да санамаганнар инде, – дип куйдым, карчыкның боек та, сораулы да карашын күз кырыем белән тоеп. – Әнә бит, көн-төн эшләтеп, иреңне дә җәфалаганнар. Буйсынмый кара!.. Тыл дигәннәре дә фронттан ким булмаган…
– Юк-юк-юк!.. Юк, җәфа күрмәгән ул Яппар, күрмәгән! Юк, булмаган андый хәл! – Карчыкның өзгәләнеп кабатлаган «юк»лары, үз сүзен генә сүз итү өчен киселеп керүе тезелеп торган фикерләремне пыран-заран китерде. Ә ул, гасаби сабыйдай, автоматтай тәтелдәвен белде. – Җәфа да күрмәгән зинахур тәре, «Яшь партизаннарны психологик әзерләү әтрәте» дигән нәрсә дә булмаган! Прусты, еллар буе алдап, этлектә йөргән.
Әй-йе, карчык усалланды, хәтта сүзләрен чамаламый башлады кебек. Кабат авыз ачарга да базмаслык итте бу мине тәки. Сыңар җөмләңне дә урталай өзәчәк. Миңа да нәфрәте бар сыман… Никләремә дип күрдем дә моны, никләремә сүз каттым?! Яна бу, яна… Ялкыны бөтен дөньяны көйдерергә дә җитәр сыман. Шуңа күрә дәшмәскә булдым. Инде сүзләренә дә игътибар итми башладым сыман. Чөнки бөрешеп, бөкрәеп беткән кортканың яшь бичәләр кебек ир хыянәте турында сөйләве үзе бер тузга язмастай хәл булып, урысчалатып әйткәндә, пошлость булып тоелып, акылыма сыймый башлады. Бәлки, булуын да булгандыр андый хәл. Үзе әйтмешли, ул чордагы ир-егетнең кулын тотарга да сусаган әлеге «млиюн» кызларга да «өлеш» кирәк булгандыр. Аларда да җан булган, алар да, Мәрхәбә кебек үк, ир теләгәндер. Күпләренә ир белән тору тәтемәячәген дә аңлаганнардыр…
Инде үзем дә үртәлә башладым. Торып китәр идем, ни хикмәттер, Җаффар бабайның язмышын ачыклап бетерәсем килә.
Карчык нәрсәләрнедер исбатлады, фаразлады һәм талашкан тавыш белән бая гына әйткән сүзләренә кабат әйләнеп кайтты:
– Әйтәм бит, партизаннарны психологик әзерли торган әтрәт тә, группа да булмаган!..
«Кашың кара, күзең кара, үз җаеңны үзең кара» диләрме әле теңкәгә тиеп йончытучы кешеләргә? Туйдым, бик туйдым моның сүзләреннән. Хәтта, карт кеше дип кенә, хәтерен дә саклыйсым килми башлады. Кара күңелле икән ләбаса бу!.. Яшермим, җирәнә дә башладым кебек инде бу төпченгеч корткадан. Ләкин шундук бөтенләй бүтән фикерләр дә кыбырдашып куйды зиһендә. Бәлки, чынлап торып ул хаклыдыр бу очракта? Алардан бик соң туган безләргә, ягъни яңа чор кешеләренә, аңлашылып кына бетмидер бу яшьтәге карт һәм карчыкларның мәхәббәт, хыянәт кебек төшенчәләргә мөнәсәбәте? Балачакта ук өлкәннәр авызыннан, колак чите белән генә булса да, әллә нинди вакыйгалар ишеткәли идек: «Фәлән кызны фәлән егет алдаган (яки көчләгән) да, тегесе, мескенкәем, хурлыгыннан суга ташланып үлгән…» Әйе, бауга да менгәннәр, поезд асларына да кергәннәр, кыялардан да сикергәннәр. Хатын хыянәтен сизеп үз-үзенә кул салган ирләр дә булмаган түгел… Әллә соң чын мәхәббәтне, гомерлеккә дип сайлаган парыңны югалту яшәү мәгънәсен, тормыш ямен тәмам югалтуга тиңләнде микән ул заманда? Дөрес, безнең заманда да көнләшү бар, хыянәте сизелгән ярны ташлап китеш бар… Ләкин хатынын яки ирен «тотканнарның», берничә көн талашканнан соң, иске эзгә кайтып, берни булмагандай, бергә яшәп ятканнары күбрәк сыман хәзер: «Үпкән-кочкан – җилгә очкан», «ничауа, калдырып кайтмаган, миңа да калган», имеш… Хәер, бу хакта бөтен нечкәлеге белән фәлсәфә кора башласаң, гомерең җитмәс!
Шулчак, берничә тын бөтен үҗәтлеген эчендә кайнатып утырган Мәрхәбә карчык кабат каргана башлады. Яңа сүзе калмаган, күрәмсең, искесен туглый:
– Әйтәм бит, военкоматы да, МВДсы да, КГБсы да минем шигемне расладылар: булмаган андый әтрәт – и все!
Һы!.. Карале син аны! Кем әйтмешли, җеп өзәрлек тә хәле калмаган бу җан иясе кайларга гына барып йөрмәгән дә, шикләнүләре, тарихта казынулары белән кемнәр каршына басмаган! Картлыкта ахыр чиккә җитеп саташу түгелме бу?!
Башымда кайнашкан фаразлар, уйлар гүя шул мизгелдә җилгә очты. Бары тик: «Изге ниятле алдау кайбер очракта хакыйкатьтән файдалырак», дигән кәлимә генә миемнең кайсыдыр күзәнәгендә тоткарланып калды. Һәм шул җитә калды. Урынымнан җәһәт кенә калкындым да:
– Ярый, әби, утыр инде алайса, үзеңне алдап чыгарган чиновниклар сүзен куәтләп! – Һәм, күзләрен чет-чет йомгалап утыручы карчыкның аптырашлы халәтенә дә карап тормастан, сүземне дәвам иттем. – Бик беләсең килсә, әбекәем, булган андый отряд, булган! Син, андый юлларда аяк итеңне ашатып йөргәнче, миннән – тарихчыдан, архивларның астын-өскә китергән белгечтән сорыйсың калган. Бар иде андый документ заманында, бар иде. Ләкин аны юкка чыгардылар, яшерделәр… Ни өчен, дисеңме? Чөнки бу илдә хәрби тормышка мөнәсәбәтле барлык пычрак ысулларны халыктан яшерәләр. Сәбәбе бик гади: сугыш була калса, аларны яңадан файдаланачаклар. Ишеткән булсаң, синең замандагы сугышта һөҗүмгә барачак солдатларга аракы эчерткәннәр, хәзер наркотик дип йөртелүче «дәртләндергечләр» ашаталар. Чөнки бу империядә кеше җаны чебен җаны бәясе дә тормый!
Сүзем беткәч кенә шәйләп алдым: тулы бер нотык, ялкынлы нотык тоттым түгелме соң мин җир чеметкән кире карчыкка?!
Аннары китеп тә бардым. Китешли тагын бер-ике кәлимә өстәүне кирәк таптым:
– Шушындый кояшлы, нурлы көндә кап-кара уйларыңны читкә куй, әби. Үзеңне кызганмасаң, бабайны кызган, ичмасам!
Атлый торгач, үземне дә юатырга, акларга тырыштым: «Алдамадым да бит мин бу киребеткән карчыкны. Минем гаеп, бәлки, белер-белмәс көе әлеге отрядның булганлыгын исбатлап маташуда гынадыр… Бәлки, чынлап та булгандыр ул, бәлки, ул хактагы сүзләрем дә ялган булмагандыр…
…Ике-өч көннән, эшкә китеп барышлый, ишек алдыбыздагы куак төбендәге эскәмиядә карт белән карчыкның элеккечә янәшә утыруларын күреп алдым. Әмма, сәлам бирү белән, бик хәтәр ашыккан һәм аларда әз генә дә йомышы булмаган кешедәй, үз юлыма киттем…
Февраль, 2004 ел.

 

«Мәйдан» журналы архивыннан.


Комментарий язарга