Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Рөстәм Әминов кайбер очракларда авыл тарихы турындагы рәсми мәгълүматларның чынбарлыкка туры килмәвен әйтте. 

«Татар үзенең җиде буынын белергә тиеш, дибез. Шәҗәрәләр төзегәндә, шушы кеше туып үскән авылга кагылышлы кызыклы мәгълүматлар да табыла. Рәсми төстә авылга бер елда нигез салынган булырга мөмкин, ә архивтагы төрле документлар белән эшли башлагач, авылның алданрак та булуы ачыклана. Ялган тарих килеп чыкмасын өчен, төрле-төрле чыганакларга таянырга кирәк», — диде ул.

Авыл тарихын өйрәнгәндә, кабер ташларына да игътибар итәргә кирәк, ди «Татар төбәкчеләре оешмасы» җитәкчесе Альберт Борһанов.

«Татарстанның көнчыгышындагы элеккеге авылларда 4-5 зират бар. Һәр зиратта йөзгә якын таш. Әле ул ташларның күбесе җир астында күмелеп калган, кайберләре ташландык хәлдә. Рус чыганакларында: „Бөгелмә өязендә русларга кадәр татарлар яшәмәгән“, — диелгән. Бөтенләй дә алай түгел. Казый башласаң, татарларның кабер ташлары чыга бит анда», — диде тарихчы.

 

Фото: Александр Эшкинин, Солтан Исхаков

https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/05-04-2021/tarihchylar-kayber-avyllar-tarihyndagy-m-g-l-matlarny-d-reslekk-tury-kilm-ven-ytte-5817471

 


Комментарий язарга