Логотип «Мәйдан» журналы

Тарихчы Җәүдәт Миңнуллин вафат

Тарих фәннәре кандидаты, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтының тарихи һәм иҗтимагый мәгариф кафедрасы доценты Җәүдәт Миңнуллин вафат булган. Бу хакта кафедра мөдире Раил Фәрхетдинов хәбәр итте дид...

Тарих фәннәре кандидаты, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтының тарихи һәм иҗтимагый мәгариф кафедрасы доценты Җәүдәт Миңнуллин вафат булган. Бу хакта кафедра мөдире Раил Фәрхетдинов хәбәр итте диде "Татар-информ"га коллегасы Әскәр Гатин. 
Тарихчы Җәүдәт Миңнуллин вафат
"Ул хастаханәдә кинәт кенә вафат булган. Эшләп йөрсә дә, авырый иде. Әлегә төгәл сәбәпләрен белмибез",- диде Әскәр Гатин.
Җәүдәт Сәлим улы Миңнуллин 1953 елның 7 ноябрендә Татарстанның Кама Тамагы районы Чаллы авылында туган. 1988 елда "XVII-XIX гасырда татарларда хосусый актларның чыганак буларак характеристикасы" темасына кандидатлык диссертациясен яклый. Фәнни җитәкчесе - профессор Миркасыйм Госманов.
2008-2011 елларда Казан дәүләт университетының фәнни китапханәсе директоры вазифасын башкара. Галим татар иҗтимагый-сәяси җәмгыятьләренең тарихын өйрәнә, археографик экспедицияләрдә катнаша. 2010 елдан "Җыен" фонды "Шәхесләребез" сериясеннән чыгара торган китапларның фәнни редакторы вазифасын башкара.
Җәүдәт Миңнуллин - 4 китап, татар тарихы һәм мәдәнияте буенча 200 фәнни мәкалә авторы. Аның хезмәтләре рус, татар, немец, инглиз, төрек, венгр телләрендә басылган.
"Ул күренекле галим, Миркасыйм Госмановның шәкерте. Озак еллар дәвамында татар археографик экспедициясен җитәкләде. Студентлар белән авылларга йөреп, кулъязмаларын саклап калыр өчен тырышты. Безнең татар китаплары тарихын, хәйрия җәмгыятьләрен тарихын  өйрәнгән кеше. Татар мәгарифен үстерүгә зур өлеш керткән кеше", - диде Әскәр Гатин.
Фото: Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/09/195051/

Комментарийлар