Логотип «Мәйдан» журналы

Таракта чәч калдырсаң...

Эзотериклар бу гадәтнең җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкинлеген билгели.Күпләр ашыгып, иртән чәчен тәртипкә китергәч, тарагын чистартып тормый. Еш кына бу гадәткә әйләнеп китә. Эзотерика моның бик нач...

Эзотериклар бу гадәтнең җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкинлеген билгели.
adult-19230_640
Күпләр ашыгып, иртән чәчен тәртипкә китергәч, тарагын чистартып тормый. Еш кына бу гадәткә әйләнеп китә. Эзотерика моның бик начар сынамыш булуын билгели. Ул бәхеткә киртә булырга мөмкин икән.
Ни өчен чәчне таракта калдырырга ярамый? Күпләрнең, чәчне урамга ташласаң, башың авыртачак, дигәнне ишеткәне бардыр. Эзотериклар ышандыруынча, кешенең чәче аның сәламәтлеге һәм шәхси аурасы белән бәйле. Әгәр таракта чәч җыелып килсә, бу хәл кешенең бәхет юлын ябарга мөмкин, имеш.
Кеше белән мөнәсәбәтләр корып булмый, даими арыганлык тойгысы кичерү, бернәрсә дә эшлисе килмәү кебек билгеләр сизсәгез, тарагыгызның чисталыгын тикшерергә вакыт, дип киңәш итә белгечләр. Идәндә, фатирның төрле почмакларында чәч ятуы да хәерлегә түгел икән.
 
Фото: https://pixabay.com/

https://kiziltan.rbsmi.ru/

Комментарийлар