Логотип «Мәйдан» журналы

Танылган чаллылылар сайлауларда тавыш бирделәр

8 сентябрьдә чаллылылар Татарстан Республикасы Дәүләт Советының алтынчы чакырылышына депутатлар сайлый. Сайлау участокларында иртәдән Яр Чаллының танылган шәхесләре – Олимпия чемпионы Гөлнара Галкина-...

8 сентябрьдә чаллылылар Татарстан Республикасы Дәүләт Советының алтынчы чакырылышына депутатлар сайлый. Сайлау участокларында иртәдән Яр Чаллының танылган шәхесләре – Олимпия чемпионы Гөлнара Галкина-Сәмитова һәм WorldSkills эшче һөнәрләре дөнья чемпионаты җиңүчесе Айдар Минеев булып киттеләр. Җиңел атлетика буенча олимпия чемпионы Гөлнара Галкина-Сәмитова Яр Чаллының "Эврика" мәдәни үзәгендә тавыш бирде.

WorldSkills Kazan 2019 эшче һөнәрләре дөнья чемпионаты җиңүчесе Айдар Минеев та Татарстанның киләчәген билгеләүдән читтә калмады. Ул Советлар Союзы Герое И.Маннанов исемендәге 82 нче кадет мәктәбендә урнашкан сайлау участогында үз бурычын үтәде.

Сайлау участоклары 20:00га кадәр эшләячәк.
http://nabchelny.ru/news/37870

Комментарийлар