Логотип «Мәйдан» журналы

Таңъязмалар

ТАҢЪЯЗМАЛАРТаңъязмалар офык читәнендәКычкырып тора әллә кайларга! –Ул дастанны уку читендер лә,Гыйлем алмый торыпАйлардан... Илаһи Көч ярдәмлеге генәДөнья серен ача күңелдә –Йөрәк Күземкиләчәкне...

ТАҢЪЯЗМАЛАР
Таңъязмалар офык читәнендә
Кычкырып тора әллә кайларга! –
Ул дастанны уку читендер лә,
Гыйлем алмый торып
Айлардан...
 
Илаһи Көч ярдәмлеге генә
Дөнья серен ача күңелдә –
Йөрәк Күзем
киләчәкне күрә
Гасырларның тылсым-күгендә!
 

Ташязмалар кебек таңъязмалар
Тарих китабында – мәңгегә...
Дастан булып
алсулана
кырлар
Гөлестанлы галәм түрендә.
 
ХАЛКЫМА МӘДХИЯ
Тукай биеклеген кем белгән дә.
Җәлил батырлыгын
кем күргән? –
Газиз баласына наз-хөрмәтләр
Халкым күңелендә гел түрдән.
 
Хәтерендә саклый һәр мизгелен,
Һәр шәхесен – зурмы, кечеме:
Хәстәрләпләр җыя күңелендә
Һәрбер татар җанлы кешене…
 
Илем үссен, диеп, тырыша ул.
Илем, диеп, мәңге яшәсен, -
Чөнки туган илең булса гына,
Ватандашым,
җирдә көчле син!..
   
 КОШ ЮЛЫНДА
Шомлы тынлык күңелемдә,
шомлы тынлык…
Нидер тоям, нидер көтәм
мин бүген дә:
Мәхәббәтме, табынумы,
бәлки коллык
Йөртә мине киләчәкнең үр-күгендә?!.
 
Өметләрем калса хәтта
тик бер кыллык –
Мин тырышам,
мин тырмашам һич югында…
Ярый әле Тәңре биргән уяу холык:
Көн-төн йөрим кош юлында,
кош юлымда.
 
 ЯЗ ТӘЭССОРАТЫ
 Җитез җилләрне
җиктем дә,
Кайтып барам язларга:
Йөрәккәем җилпенеп куя,
Сөенеп киек казларга!
 
Әйе, бергә кайтабыз шул,
Бертөрлерәк ашкынып –
Сагыш томаннарын ярып,
Җиңеп хисләр ташкынып.
 
Яшел моңнарга төренеп,
Туган як каршы ала:
Бәхетле мин,
чөнки һәрчак
Мин аңа – сабый бала!..
 
 ЙӨРӘК ТАМЫРЫ
Күңел тамырым – әйе! –
балачакта:
Тәүге гыйшкым тора анда сакта.
Саклыйдыр ул изге хисләрне,
Тәүге җырлар туган кичләрне...
 
Аккош булып кайта истәлекләр.
Сагышларда, сызылып, таң ата.
Йөрәк тамырын,
үзәкләрне өзеп,
Туган якка сихри моң тарта.
 
Нәсел нигезем, әйе, туган якта –
Йөрәк тамырым
шуннан көч ала:
Мин хак илем,
Бөек халкым өчен
Киләчәктән килгән бер бала!
 
Алларымда – мәңгелек-дала...
 
 ФРОНТ ХАТЛАРЫ
                            Рафис Могыйновка
  Фронт хатлары...
Сагыш тулы хатлар...
Әле дә куыра алар күңелне –
Һәлак булган абыем түгел,
яттан
Аларны мин яздым түгелме?..
 
Күңелләрдә юшкын булып ята
Ярсу хисләр, сагыш хисләре:
Үткәннәрдән гүя туплар ата –
Яшен булып яңгырый сискәнү...
 
Тургай булып күңел кайтавазын
Абыем миңа яудан юллаган –
Сагыш сиреннәре Җиңү язын
Хаттагы моң булып чорнаган...
 
Өчпочмаклар,
ятим өчпочмаклар
Мәңгелектән сирәк кайталар –
Абыемның җирсу хыяллары
Кансу таңнар булып яталар...
 
 ИЛАҺИ МИЗГЕЛ
Кем кабызган бу кояшны,
Бу галәмгә җан өргән?
Кем яраткан бу язларны,
Язмышларга моң үргән?
 
Кем офыкка Өмет утын
Иртә-таңнарда салган,
Гашыйк
нурларына
төреп,
Безне назларга манган?
 
Әйе, кем ул?
Кем иң бөек
Вә мөкәтдәс, иң изге?
Ул – дөньяны
Дөнья иткән
Тәүге Илаһи Мизгел!..
 
 ЛӘЙСӘН ЯҢГЫР
                  1
Ләйсән яңгыр яуган үрдә –
Сандугачлы алсулык:
Сиреньнең хуш исе түрдә
Күңелләрдә моңсулык...
 
Серле сирень оҗмахында
Назлап,
моң көйли
чишмә –
Җанны-бәгырьне өзгәли
Төнгә сарылган хисләр.
2
Чаң сугу. Оран салу.
Фидаи булып калу.
Еглауларга карамастан,
Пайгамбәр төсен алу!
 
Ир-ат булып тугангамы
Иңбашымда ил йөге:
Оран салып кына
калмыйм –
Эзлим көйнең бөеген!..
 
Чирләгән чаңнар чорында
Йөрәгем – үзгә чаңдыр.
Дөньяларны агартырмы
Шифалы ләйсән яңгыр?!
 
 ТӨНГЕ ЯҢГЫР
Кыйгачлаплар оча
төнге яңгыр -
Учак утын уя, уйнаклап:
Күк канатын
күктә чайкый-чайкый,
Йөри чая болыт бу яклап!
 
Бу сизгер төн –
шомлы гасыр аша,
Гуя хансарайны чардаклап, -
Елантауның изге еланыдай,
Яшен уза җанны тармаклап...
 
 ИЗГЕ БОЛГАРЫБЫЗДА
Дөнья куласасы – әйе! –
Әйләнә дә әйләнә.
Харәбәләр кайтавазы
Яз моңына бәйләнә.
 
Сагыш-сугышлар
көленнән
Өмет-шытымнар туа:
Аларга кушылып,
җырласам –
Борчылу тынны буа...
 
Бу дәвергә килеп җиткән
Уктай – үкси манара:
Минем җанга
кадалган ул –
Төзәлми мәңге ярам.
 
 ҮТКӘННӘРНЕ УЙЛАП
Чал Чаллыда
Үзәк урам җиле
Үзәкләрне өзә, эзләтеп
Моң-зарларда калган
Ак Каланың
Харабәле шомлы күәтен.
 
Төшләремдә күрәм
чал Чаллымда
Әүвәлгечә базар гөрләвен,
Ак мәчетнең
азан моңнарында
Кордашларга иман өргәнен.
 
Йөрәк әрни, дистәләрчә буын
Дары-хатирәгә күмелгән.
Азатлыкка сусау язмышларга
Бикфорд шнуры булып үрелгән.
 
Очкын көтә,
нибары бер очкын
Милләтемнең өмет-агышы...
Шуны тоеп,
күңелемдә дөрли
Үткәннәрнең изге сагышы.
 
КЕШЕ КҮҢЕЛЕ
Кеше күңеле бигрәк катлаулы шул:
Төпсез чоңгыл – аның серләре,
Әмма яшәү чоры бик тә кысан,
Бик тә сикәлтәле үрләре...
 
Кеше күңеле гүя чытырман ул:
Моң-зар тулы язмыш-кыйссасы,
Тик барыбер эзли серле ысул,
Теләп галәмләргә очасы.
 
Кеше күңеле бигрәк сагышлы шул,
Тик шулай да өмет – җыр башы.
Илтә тәкъдир язган юллар буйлап
Акмуллалар изге арбасы!
 
Ул арбаны ни туктатып булмый,
Ни юнәлтеп чит-ят юлларга, –
Аңа чиста уйлар һәм вәгъдәләр
Киләчәкне сагынып тулганнар.
 
ХӘТЕР КЫЯЛАРЫН КҮЗӘТЕП
И, бу чиксез Тарих дәрьялары! –
Сибелеп ята утлы кыялар...
Минем язмышым да,
вакыт җиткәч,
Ядкяр булып шунда оялар?
 
Хәтерләрнең хәтәр кыялары
Дары-хәсрәтләрдән уелган.
Шул дәрьяда
минем шигырьләрнең
Янар очкыннары җуелган...
 
Гафу үтенәм: ут ягучы түгел –
Әмма шашып дөрли йөрәгем:
Хәтәр кыяларын җырлап үтү –
Хыялымда йөргән теләгем!
 
***
Яңгыравык яңгыр ява,
Яшеннәр гамь яңарта.
Сиреньле серле һавага
Тургайлар моң тарата.
 
Офыкларны наз биләгән.
Ак сихердә чиялек.
Зиратта – каен җиләге:
Исәнләшәм, иелеп...
 
Ядкарь булып балкый әнә
Умырзая, ландышлар!
Мин дә бер чәчәк –
бакыйдыр:
Һәр таҗымда – язмышлар...
 

Мансур САФИН


Фото: https://pixabay.com/

Комментарийлар