Логотип «Мәйдан» журналы

"Тантана-2018" премияләре тапшырылды

27 мартта Камал театрында Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылган "Тантана-2018" театр премияләрен тапшыру тантанасы узды.«Дебют»Яр Чаллы Татар дәүләт драма театрының «Яр...

27 мартта Камал театрында Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылган "Тантана-2018" театр премияләрен тапшыру тантанасы узды.
«Дебют»
Яр Чаллы Татар дәүләт драма театрының «Яратылмый калган ярлар» (Б.Сәләхов) спектаклендә Илсөяр роле өчен Минһаҗева Гөлинә Заһир кызы бүләкләнә
 
«Иң яхшы эпизод роле»
Буа дәүләт драма театрының «Һәйкәл» (В.Жеребцов) спектаклендә Шәйдуллина Зөһрә роле өчен Кәмәртдинова Гөлзада Илдар кызы бүләкләнә
 
«Курчак театрының иң яхшы артисты»
Яр Чаллы дәүләт курчак театрының «Төньяк җиле әкияте» (Р.Мусаев) спектаклендә Ана роле һәм «Кояш һәм кар кешеләре» (румын халык әкияте буенча) спектаклендә Тиен, Куян һәм Кояш рольләре өчен Мингажева Ева Валерьевна бүләкләнә
«Музыкаль спектакльдә иң яхшы роль» «Сфорцандо» Татарстан Республикасы музыка башкару үсешенең Төбәк Хәйрия Иҗтимагый Фондының «Анны Франк хатлары» (Г.Фрид) спектаклендәге Анна Фран роле өчен Нуруллина Айсылу Җәүдәт кызы бүләкләнә
 
«Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле»
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының «Әтәч менгән читәнгә» (А.Гыйләҗев) спектаклендә Вәзилә роле өчен Татарстан Республикасының атказанган артисты Гайфетдинова Гөлчәчәк Мансур кызы бүләкләнә
 
«Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле»
В.И.Качалов исемендәге Казан Дәүләт Академия Зур Рус Драма театрының "Йөгерү" М.Булгаков) спектаклендәге Григорий Лукьянович Чарнота роле өчен Славутский Илья Александр улы бүләкләнә
 
«Иң яхшы ансамбль»
"Мастеровые" Рус драма театрының "Картлар юләрләр"(А.Арбузов) спектаклендәге рольләре өчен Федотов Евгений Анатолий улы, Кочеток Александр Дмитрий улы, Шаповал Михаил Николай улы, Дунаева Анна Владимир кызы, Гладких Евгений Андрей улы, Иголкин Игорь Владимир улы бүләкләнә
 
«Иң яхшы хатын-кыз роле»
Әлмәт Татар дәүләт драма театрының «Медея» (Х.Мюллер) спектаклендә Медея роле өчен Татарстан Республикасының атказанган артисткасы Гайнуллина Мәдинә Фәрит кызы бүләкләнә
 
«Иң яхшы ир-ат роле»
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының «Ак калфагым төшердем кулдан» (И.Юзеев) спектаклендә Тайфур Кормаш роле өчен Татарстан Республикасының халык артисты Хәйруллин Искәндәр Илдар улы бүләкләнә
 
«Балалар өчен иң яхшы спектакль»
«Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте» (К.Дикамилло) спектакле өчен Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театры бүләкләнә
 
«Ел вакыйгасы»
Гусейн Джавидның «Иблис» спектакле өчен (Режиссёр – Сергей Потапов, пластика буенча режиссёр – Нүрбәк Батулла) С.Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театры бүләкләнә
Аяз Гыйләҗевнең «Әтәч менгән читәнгә» спектакле өчен (Режиссёр – Фәрит Бикчәнтәев, рәссам – Сергей Скоморохов, композитор – Эльмир Низамов) Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры бүләкләнә
 
«Намус һәм тугрылык»
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Мәхмүтова Исламия Һидиятулла кызы бүләкләнә
 
Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының махсус дипломы
Светлана Дорожко куелышындагы "Хаврошечка" спектаклендә нечкә лирик әкият гәүдәләндерү өчен "Әкият" Татар дәүләт курчак театры бүләкләнә
"Эшлекле кондыз" (Н.Одлен), "Индивидлар һәм атомар җөмләләр" (Бертран Рассел һәм Людвиг Витгенштейн идеяләре буенча математик трактат), "Дьяк Висковатый эше" (Степан Лапшин тексты буенча тарихи драма) спектакльләрен иҗат итү һәм эксперименталь эзләнү өчен "Угол" иҗат лабораториясе бүләкләнә
 
«Сәхнә» журналының махсус бүләге
Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган «Югалган көн» спектаклендә Чемоданлы кеше образын ышандырырлык итеп иҗат итүе өчен Г.Тукай исемендәге Әтнә Татар дәүләт драма театры артисты Хөсәенов Фаяз Тәлгать улы бүләкләнә
 
Федераль партия җәмәгать советының «Театрлар балаларга» проектының махсус дипломы
Казан дәүләт яшь тамашачылар театрының "Борын" (Н.В.Гоголь) спектаклендәге Господин Ковалев образын оста башкарган Гатауллин Камил Роберт улы бүләкләнә
 
Федераль партия җәмәгать советының «Кече шәһәрләр театрлары» проектының махсус дипломы
Александр Островскийның «Яшенле яңгыр» спектаклендә Катерина ролен тәэсирле башкаруы өчен С.Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театры артисткасы Закирова Зилия Тәлгать кызы бүләкләнә
 
Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлегенең махсус дипломы
Владимир Жеребцовның «Һәйкәл» спектаклендә Шәйдуллин Раил Хәбирович образын тудыруы һәм иҗади үсеше өчен Буа Татар дәүләт драма театры артисты Солтанов Илфир Ильяс улы бүләкләнә
 
Казан шәһәре Башкарма комитеты мәдәният бүлегенең махсус бүләге
"Әлиф" актуаль социаль-сәнгать проектын чынга ашыру өчен "Иҗади мохит" мәдәни инициативалар фонды бүләкләнә
 
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм күрсәтү фондының махсус премиясе
М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрының "Ромео һәм Джульетта" (С.Прокофьев) спектаклендәге Джульетта партиясе өчен Аманда Гомес бүләкләнә
 
Чыганак: https://kamalteatr.ru

Комментарийлар